Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Имтиханнарны бергәләп җиңик

2005 елда имтихан буларак 9нчы, 11нче сыйныф укучылары тормышына кыюсыз гына кереп барган дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханы хәзер иркенләп түргә узды. Барыбызны, җиңел генә, үзенә кирәк якка бора ул: рус телендәге дәресләрне сайларга мәҗбүр итә, яраткан шөгыльләрне читкә куеп, өстәмә дәресләргә, репетиторларга йөгертә. Кемнәрдер ул безне тәртипкә...

2005 елда имтихан буларак 9нчы, 11нче сыйныф укучылары тормышына кыюсыз гына кереп барган дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханы хәзер иркенләп түргә узды. Барыбызны, җиңел генә, үзенә кирәк якка бора ул: рус телендәге дәресләрне сайларга мәҗбүр итә, яраткан шөгыльләрне читкә куеп, өстәмә дәресләргә, репетиторларга йөгертә. Кемнәрдер ул безне тәртипкә өйрәтә дип саный. Башкалары артык авыр сынау дип уфтана. Ләкин бер нәрсә үзгәрешсез кала - имтиханнарны бирәсе бар.
Бала бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырсын өчен мөһим нәрсәләрнең берсе - аңа рухи терәк булу. Рухи ярдәм итү - балага ышану, аны да үз көченә ышандыру. Аның тырышлыгын тануны, уңышларыннан канәгать булуны төрлечә белдерергә мөмкин. Ә менә максатка ирешү юлларын күрсәтү, "син моны булдырасың" дип ышандыра алу - монысы икенче мәсьәлә.
"Мин сине яхшы белгәнгә күрә әйтәм: син бу эшне әйбәт итеп башкарачаксың", "моны яхшы беләсең" кебек сүзләрегез аның өчен рухи ярдәм булачак. Башыннан сыйпап, иңеннән кочып алу, биремнәрне бергәләп тикшерү, йөзегездәге кайгырту чалымнарын күрү дә балага ныклык бирә.
Ул үз көченә ышансын өчен:
- аның көчле якларына күбрәк игътибар итегез;
- кимчелекләрен гел кабатлап тормагыз;
- аңа ышануыгызны белдерегез;
- өегездә тынычлык һәм үзара хөрмәт булсын, шул исәптән балагызга карата да.
Ата-анага бер үк вакытта кырыс та, ягымлы да
булырга кирәк. Ләкин хөкемдар роленә кермәгез. Имтихан алдыннан баланы ярсытмагыз.Үзегез дә тыныч булыгыз, чөнки борчылуларыгыз аңа да күчә. Күбрәк мактагыз, дәрәҗәсен күтәрегез.
Бала имтиханнарга әзерләнгән вакытта көн тәртибен үз кулыгызга алып, гел тикшереп торыгыз: вакытында ашасын, укысын һәм вакытында ял итсен. Акыл хезмәте башкарганда организмга аксым күбрәк таләп ителә: рационда балык, эремчек, чикләвек, күрәгә кебек, баш мие эшчәнлеген яхшырта торган ризыклар булсын.
Шөгыльләнә торган урыны уңайлы, тыныч булырга тиешлеге турында әйтеп тә торасы юк.
Балага өйрәнәсе материалын бүлеп чыгарга булышыгыз. Бөтен нәрсәне ятларга димәгән, мәгънәсен аңласа, логиканы тотып алса, сынауны уңышлы тапшырыр. Укыганны схема һәм таблица рәвешендә кыскача гына язып бару да отышлы. Төп формулаларны бер биткә язып, гел күз төшә торган урынга элеп куйсын.
Бер фәннән берничә төрле тест чишеп карау файдалы (кибетләрдә хәзер ул җыентыклар тулы). Алдан ук балага вакытны дөрес чамаларга өйрәтегез, бу бик мөһим. Имтиханга кергәндә үзе белән су һәм сәгать алсын. Иртәгә имтихан дигән көнне ул туйганчы йокларга, ял итәргә тиеш.
Имтиханга кереп утыруга, биремнәрне бер кат карап чыксын. Сорауларны ахырына кадәр укырга кирәк (тест узганда иң еш ясалган хаталарның берсе - орауны ахырына кадәр укып чыкмыйча, ашыгып, ялгыш җавап язып куюлары). Бала җавапны белмәсә, яисә шикләнсә, анысын калдырып торып, икенчесен чишә торсын. Ә бу бирем янына берәр тамга куйсын, вакыты калса, тагын бер кат уйлап карар.
Иң мөһиме: балагызның киеренкелеген, борчылуын киметү өчен, аңа тиешенчә әзерләнергә шартлар тудырыгыз.
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре! Онытмагыз!Тест нәтиҗәләренең нинди булуына карамастан, чын күңелдән, балагызга аны бик нык яратуыгыз турында әйтеп, сиздереп торуыгыз күңелсез хәлләрдән саклап калыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев