Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Инглиз теле укытучысы Гүзәл Идрисова: "Максатчан уку" программасына кереп ялгышмаганмын!

Гүзәл Идрисова Чаллы дәүләт педагогия университетын тәмамлап бу уку елында Актанышның икенче санлы мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып хезмәт юлын башлый.

     Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә бирү Гүзәл Рәшит кызына бюджет бүлегенә укырга керергә мөмкинлек ача.

Реклама

      Икенче курста укыганда районнан аңа максатчан уку програмасына күчү турында тәкъдим итәләр. Беркадәр уйланганнан соң кыз максатчан укуга күчәргә була. Гүзәл болай укуның өстенлекләрен билгеләп үтте: беренчедән, 4-5 билгеләренә укысаң, 15 сум стипендия бирелә, икенчедән, туган ягыңда сине эш урыны көтеп тора дигән сүз.


-    Актанышны нык яратам, укытучы профессиясен аңлы рәвештә сайладым, һөнәрем дә нык ошый. Бүген бик рәхәтләнеп эшкә кереп киттем. Мин дөрес юлны сайлаганмын,- ди яшь укытучы.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X