Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Инглиз телендә сөйлибез һәм җырлыйбыз”: Балалар иҗат үзәгендә иң яхшы полиглотларны ачыклыйлар

Бүген балалар иҗат үзәгендә “Инглиз телендә сөйлибез һәм җырлыйбыз” район фестивале уза.

             Иртәнге 8.00 сәгатьтән үк бәйгегә старт бирелде. “Әтәчкәй” балалар бакчасы кызлары коллектив белән дә, аерым да жюри каршында инглиз телендә җырлый белүләрен күрсәтте. "Әтәчкәй" балалар бакчасы коллективларын район үзәге һәм авыл җирлекләреннән килгән инглиз телен яратучы балалар алыштырды.

           Район мәгариф идарәсенең инглиз теле буенча методисты Гөлназ Латыйпова әлеге конкурста балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашуын әйтте. “Җыр-соло”, Җыр-дуэт”, “Шигырь»  номинацияләрендә ялгыз һәм күмәк чыгышлар тәкъдим ителә. Урыннар балалар бакчаларына йөрүчеләр, 1-4 сыйныф укучылары һәм 5-8 сыйныф укучылары арасында чыгарылачак.
                 Конкурс 2019 елдан башлап үткәрелә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев