Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

iPad тагын безнең районда

"ТАТМЕДИА" АҖ 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында "Язылган өчен iPad" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Аның шарты буенча бер кеше бер почта адресына "ТАТМЕДИА" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга тиеш иде. Иң зур бүләк iPad дип вәгъдә иттеләр. Бәйге...

"ТАТМЕДИА" АҖ 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында "Язылган өчен iPad" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Аның шарты буенча бер кеше бер почта адресына "ТАТМЕДИА" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга тиеш иде. Иң зур бүләк iPad дип вәгъдә иттеләр. Бәйге тәмамланды һәм аның җиңүчеләре дә билгеле булды.
Мәгълүм булганча, "ТАТМЕДИА" АҖнә 99 газета һәм 21 журнал, 23 телерадиокомпания һәм интернет-ресурслар карый. Бәйге игълан ителгәнннән соң, Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россиянең калган регионнарыннан да абунәчеләр 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу хакындагы квитанцияләренең күчермәләрен юллаганнар. Бәйгегә нәтиҗә ясаганнан соң, iPadка 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен иң зур суммага газета-журналларга язылган райондашыбыз - Чуракай авылында яшәүче Рамил Сәлаховлар гаиләсе лаек була. Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр, 2015 елның беренче яртыеллыгына иң күп газета-журналга язылып, iPad отучы да безнең районнан - Иске Байсарда яшәүче Ринат Ямиев иде.
Конкурс шарты буенча, квитанцияләрен иң алдан җибәргән 50 абунәчегә дә махсус бүләкләр каралган. Алар арасында безнең районнан Радик Гайсин һәм Сөмбел Фәрхетдинова да бар.
Иң зур бүләкне отучы абунәчебезнең үзен күреп сөйләшеп, хис-тойгылары белән уртаклаштык.
Рамил Сәлахов Чуракай мәктәбендә директор булып эшли.
- Безнең буын кечкенәдән үк китаплар, газета-журналлар укып үсте. Шуңадырмы, хәзер дә вакытлы матбугатны укырга яратам. 1999 елда укуымны тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайткач та, күп төрле газета-журналларга языла идем. Ел саен өйгә ун төрледән дә ким булмаган газета-журналлар алдырабыз.
- Әлеге бәйге турында кайдан белдегез соң?
- 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга иң күп яздыручылар арасында Байсар мәктәбе директоры Ринат Ямиевның җиңеп, iPad отуы хакында район газетасыннан укыган идек. Үзен күреп сөйләшкәч, ул миңа киңәшләрен бирде. Шуннан "ТАТМЕДИА"ның сайтына кереп, аларга нинди басмалар караганын белештем. Күбесе без алдан да языла торган газета-журналлар икәнен белгәч, тормыш иптәшем белән киңәшеп, әлеге бәйгедә катнашып карарга булдык. Тагын берничә газета-журналга өстәп язылдык та, тәвәккәлләп, квитанциянең күчермәсен җибәрдек
- Җиңәрбез дип уйлаган идегезме?
- iPad оту безнең өчен көтелмәгән шатлык булды. Күңелдә бераз өмет дигән хис булса да, бәлки тагын да күбрәк язылучылар бардыр дигән шик туган иде.
- Киләчәктә әлеге бүләкне нинди максатларда файдаланырга уйлыйсыз?
- Хәзер мин коммуникатив чаралардан башка тормышымны күз алдына да китермим. Иртән торып, чәй эчүгә, интернетны ачып, яңалыклар белән таныша башлыйбыз. Интернет укытучы кеше өчен бигрәк тә кирәк. Электрон көндәлек, электрон документлар... iPad ны да шул максатларда файдаланырмын дип уйлыйм инде.
- Рамил, 9048 сумга җиткерү өчен шактый сандагы газета-журналларга язылырга кирәк. Боларны укып бетерә аласызмы?
- Әлбәттә. Алда әйтеп үткәнемчә, без кечкенәдән укып үстек. Хәзер дә "Мәгариф" белән "Гаилә һәм
мәктәп" һәрвакыт эш өстәлемдә тора. Үзем укырга яраткач, үземнең үрнәктә балаларны да укырга өйрәтәм. Өйгә килгән балалар журналларын, газеталарны укып баралар. Балаларны гел компьютер каршында утыртмыйча, укырга өйрәтергә кирәк дип исәплим. Өй эшләрен, дәресләрне карагач, барыбыз да килгән газета-журналларны укыйбыз. Аларны укымасак, тынычлап йоклап та булдый, ниндидер эш эшләнмәгән кебек була.
- Кул астыгызда эшләүче укытучылар, укучылар да вакытлы матбугат белән кызыксынамы?
- Мәктәптә эшләүче укытучыларның барысы да "Актаныш таңнары"н, "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп"не алдыралар. Аннан соң һәркайсы үзенең фәненә кирәкле, күңелләренә якын басмаларга язылалар. Укучылар да үзләре өчен чыгучы газета-журналларны яратып укыйлар.
- "Актаныш таңнары" турында да фикерләрегезне әйтеп үтсәгез иде...
- Район газетасын үземне белә башлаганнан бирле укыйм. Өйгә килгән газета-журналлар арасында иң беренче булып аны беренче битеннән башлап, ахырына кадәр укып чыгам. Район яңалыклары белән танышам. Кайсы хуҗалык нинди урында барганлыгын карыйм. Үзебезнең укучыларның язмаларын күреп шатланам. Мөхәррият хезмәткәрләренә киләчәктә дә газетаның маркасын төшермичә, район һәм авыллардагы вакыйгаларны
яктырткан кызыклы язмалар әзерләүләрен һәм иҗат уңышлары телим.
- Башка абунәчеләргә әйтер теләкләрегез...
- Һәркем мондый бәйгеләрдә катнашсын, үзен сынап карасын. Мондый җиңү - үз гомереңдә бер була торган әйбердер инде ул. Башкаларга да җиңү бәхете татырга язсын.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. iPadның файдасын күрергә язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев