Иске батарейкаларның кирәге бармы?
Актанышның белем йортларында табигать белеме һәм экологиянең сакланышы нигезләренә өйрәтү, җаваплы караш булдыру максатыннан төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып барыла. Бу хакта без районыбызның мәгариф бүлеге методисты Гөлнара Әнвәрова белән сөйләштек.
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында файдаланылган батарейкаларны җыю акциясе «Дюраселл Раша» ҖЧҖ белән берлектә оештырылган. Чараның бурычлары итеп–Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю процессында, табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү; халыкның экологик грамоталылыгын күтәрү; Татарстан Республикасы халкының экологик яшәү рәвешен популярлаштыру билгеләнгән икән.
Бу акция барышында “Иң актив мәктәп укучысы”, “Иң актив мәктәп” номинацияләрендә(яшь аермаларында) күзәтелеп барган һәм ахырдан нәтиҗә ясалган.
Еллар үткән саен кешелек экологик проблемаларның кискенләшә баруын ныграк тоемлый. Ләкин күпләр табигать халәтенең безнең көндәлек тормышта үз-үзебезне ничек тотуыбызга бәйле икәнлеген аңлап җиткермәве бар. Күп очракта кешеләр табигатькә генә түгел, үзләренең сәламәтлегенә дә битараф карыйлар, үз-үзләрен тотышлары белән алдагы көнкүрешләренә куркыныч тудыралар. Мәсәлән:чүп савытына ташланган гади бер батарейканы гына алыйк!
Якынча 20 квадрат метр туфракны, 400 литр тирәсе суны авыр металлар – кургаш, кадмий, никель, цинк, марганец, литий белән зарарландыра. Югыйсә, гади батарейкаларда, гадәттә чүп савытына ташламаска дигән билге тора да бит! Урман зонасында болар 2 агач, 2 сукыр тычкан, 1 керпе һәм берничә мең яңгыр суалчаны яши торган территория диләр. Әлеге металлар, бик кечкенә күләмдә дә, кешеләр һәм хайван организмнарында тупланып, аларның саулыгына олы зыян салып куя ала.
Шушы мәгълүматларны истә тоту–яшьтән үк мөһим!
Әлегесе вакытта, апрельдә бу чара янәдән башланырга тора. Узган елны да Актанышның балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп яшендәге укучылар кулланырга яраксыз батарейкалар җыйган. Кайбер белем бирү учреждениеләре матур гына уңышларга да ирешкән.
Алар арасында 6нчы санлы Актаныш "Каенкай" балалар бакчасы 21 кг, 562 грамм, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты–77 кг, 280 грамм, Такталачык мәктәбе–9 кг, 700 грамм, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында укучы балалар–6 кг, 490 грамм җыеп туплыйлар һәм беренчелеккә чыгалар.
Батарейкаларны яңадан эшкәртү–батарейкаларда кулланылган материалларны киредән яңаларын эшләүгә, башка продуктлар җитештерү өлкәләрендә кулланыла. Элеге процессның төп максаты булып электроэнергияне һәм җитештерү өчен киткән материалларны экономияләү тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев