Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“IТ-Чемпион – 2015“ республикакүләм бәйгесе

"IT-Чемпион" республикакүләм бәйгесендә мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйлиләр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтәләр. Һәр районда актив катнашып күп балл җыйган 3 укучы планшетлы компьютер белән бүләкләнә. Әлеге конкурс 2 этапта уздырыла (I этап: 18 март - 31 июль; II...

"IT-Чемпион" республикакүләм бәйгесендә мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйлиләр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтәләр. Һәр районда актив катнашып күп балл җыйган 3 укучы планшетлы компьютер белән бүләкләнә. Әлеге конкурс 2 этапта уздырыла (I этап: 18 март - 31 июль; II этап: 1 август - 30 ноябрь).
"IТ-Чемпион - 2015" республикакүләм бәйгесенең I этап җиңүчеләре:
I урын - Гөлнур Гыйлмуллина (Сәфәр мәктәбе);
II урын - Әдилә Зарипова (Актанышның 2нче мәктәбе);
III урын - Иделия Фазлыкаева (Аеш мәктәбе).
Район башкарма комитеты җитәкчесенең карарына нигезләнеп, шулай ук "IТ-Чемпион - 2015" республикакүләм бәйгесе кысаларында, барлык мәктәпләрдә дә укытучылар коммуналь түләүләрне электрон формада - uslugi.tatar.ru порталы аша башкаралар.
"Мәктәп эко-патруль" республикакүләм бәйгесе
Уку елы дәвамында "Мәктәп эко-патруль" республикакүләм бәйгесе уздырылды. "Иң актив укучы" номинациясендә Илзидә Шәрипова (Актанышның 2нче мәктәбе) I-IV сыйныф укучылары арасында республикада җиңүче дип табылды, диплом һәм смартфон белән бүләкләнде.
Электрон белем бирү порталы
2010 елдан башлап, республиканың барлык районнарында да электрон журнал һәм электрон көндәлек, һәр мәктәпнең бер үк төрле платформадагы сайтлары, электрон дәресләр расписаниесе гамәлдә. Әлеге хезмәтләр барысы да электрон белем бирү порталында урнашкан.
Агымдагы уку елында электрон белем бирү порталында яңа сервислар эшли башлады:
- мәктәпкә укырга керү, өстәмә белем бирү учреждениеләренә секцияләргә язылу өчен электрон гариза язу;
-укучылар турында хисап;
-белем сыйфаты һәм өлгереш буенча хисаплар;
- укучыларның укырга йөреше буенча хисап;
- педагогик аттестация тулысынча электрон вариантка күчерелде;
- өстенлекле милли мәгариф проекты (ПНПО) кысаларында яхшы укытучыларны барлау электрон формада эшли башлады;
- 2015-2016 уку елыннан курсларга язылу тулысынча электрон формада башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


“IТ-Чемпион – 2015“ республикакүләм бәйгесе

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев