Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Италияле татар телендә аралашты

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында атна саен төрледән-төрле чаралар уздырыла. Узган атнада биредә Кембридж университетының аспирантурасында белем алучы Маттео Бенусси кунакта булды. Италияле белән очрашуга безне дә чакыргач, башта икеләнеп калган идек. Аның белән нинди телдә аралашасы булыр икән дип баш ваттык. Ләкин кунагыбызның саф татарча, әдәби телдә аралашуын күргәч,...

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында атна саен төрледән-төрле чаралар уздырыла. Узган атнада биредә Кембридж университетының аспирантурасында белем алучы Маттео Бенусси кунакта булды.
Италияле белән очрашуга безне дә чакыргач, башта икеләнеп калган идек. Аның белән нинди телдә аралашасы булыр икән дип баш ваттык. Ләкин кунагыбызның саф татарча, әдәби телдә аралашуын күргәч, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады. Үзебезнең арада русча сүзләр
кыстырып сөйләшүчеләргә Маттеоны үрнәк итеп китерәсе килде.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, бала мәктәпне тәмамлаганда ана телен, рус телен - камил, инглиз телен аралашу дәрәҗәсендә белергә тиеш дигән максат куела. Ә Маттеоны татар телен өйрәнергә нәрсә этәрде икән? Укучылар белән очрашу вакытында да иң беренче бирелгән сорау булды ул.
- Мин тумышым белән Венециягә якын бер провинциядән. Шунда үстем, укыдым. Аннан Кембридж университетында белем алдым. Хәзер исә аспирантурада укыйм. Башта бераз төрек телен өйрәндем. Аннан фәнни тикшеренү максатыннан Россиягә, Мәскәүгә килдем. Анда бер иптәшем Казан - матур шәһәр дип кызыктырды. Һәм мин Казанга килдем. Татарча сөйләшүчеләрне беренче тапкыр шунда очраттым. Әлеге тел миңа бик ошады. Яңгырашы белән үзенә җәлеп итте. Шуннан үземә татар телен өйрәнергә дигән максат куйдым. Мин - этнограф. Аспирантурада татар мәдәнияте турында диссертация язарга булдым. Хәзер шул эш белән шөгыльләнәм.
- Татар телен озак өйрәндегезме?
- Алдан әйткәнемчә, башта төрек телен өйрәндем. Төрек теле белән татар теле охшаш. Бер ел элек Казанга яшәргә килдем. Шушы бер ел эчендә татарча сөйләшергә өйрәндем. Фәнни проектлар белән шөгыльләнәм.
- Сез әле Актанышта беренче тапкыр. Нәрсәләре җәлеп итте?
- Иң беренче, сездә халык бик кунакчыл. Ачык йөзлеләр. Аннан табигате искиткеч гүзәл, хәтта әкияти гүзәл дияр идем. Мәктәбегез дә бик ошады. Биредә белем алу өчен бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Җиһазлары да яңа, бүлмәләре якты, иркен. Телләр үзләштерү мөмкинлекләре дә күп. Биредә укуыгыз белән сез горурланырга тиешсез, - дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга. - Минем белән инглиз телендә дә иркен аралашуыгызга сокландым.
- Ә Сез нинди телләр беләсез?
- Әлбәттә, итальянча. Аннан инглиз, рус, хәзер менә татар телендә дә сөйләшәм.
- Иң зур хыялыгыз?
- Татарстан тарихы буенча белгеч булып, Италиядә яшәүчеләргә Татарстанның нинди матур, әдәби мираска бай республика икәнлеген аңлату.
Маттео укучылар белән шактый озак аралашты. Аннан нинди татар язучыларын, нинди татар көйләрен, нинди татар милли ашларын яратуы хакында да кызыксындылар. Итальян телендә шигырь дә сөйләттеләр. Дәресләрдә инглиз телендә аралаштылар.
Ахырдан барысы да бердәм рәвештә, телләр белгән югалмый дигән нәтиҗәгә килделәр. Тырышып укырга, телләрне яхшы үзләштерергә сүз бирделәр. Ә Маттео Актанышка киләчәктә дә киләсе килү теләге тууын яшермәде. Кабат очрашырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев