Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Юридик зат булган балалар бакчалары мөдирләре проектлар яклады

Балалар иҗат үзәгендә юридик зат булган балалар бакчалары үз эшчәнлекләренең өстенлекле юнәлеше буенча проект эшләрен якладылар.

Һәр балалар бакчасы җитәкчесе проект темасы, аны тормышта ашыру вакытын, актуальлеген, максат һәм бурычларын  аңлатты. Проект буенча эш алымнарын, эш юнәлешләрен, көтелгән  һәм ирешелгән нәтиҗәләрне дәлилләделәр. Эчтәлекләре буенча сәламәтлек, финанс грамоталылыгы, экологик һәм патриотик тәрбия бирү, театр эшчәнлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, милли тәрбия юнәлешләре алынган иде.

Балалар бакчалары җитәкчелэре проектларны яклаганда мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митҗан кызы һәм методистларның сорауларына җаваплар бирделәр, аралыштылар. Проект   эшчәнлегенең теоретик нигезләрен, тормышта ашырудагы отышлы алымнары турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев