Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Кадет мәктәбендә мәктәп директорлары урынбасарлары киңәште

18 ноябрь көнне Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасарларының «Укучыларның укыту–танып белү компетентлыгын үстерү нигезе буларак функциональ грамоталылыкны формалаштыру»дигән тема астында муниципаль семинар узды.

          Семинар уку дисциплиналары буенча ачык дәресләрдән башланды: рус теленнән Әмирҗанова Э. М., татар теленнән Фәрхетдинова Л. Ф., инглиз теленнән Гардиева Л. Ф., географиядән Шакирова Р.Р., математикадан Гәрәева Э. И. һәм рус теленнән Латыйпова М. М. ачык дәресләр күрсәтте, соңыннан үзанализ ясалды.

           Технология укытучысы Корбанов К. М. "VR-күзлек" куллану буенча мастер-класс үткәрде. Җитәкчеләр мәктәп эшенең тәрбия һәм хәрби-патриотик системасы белән таныштылар.

Семинар гомуми белем бирү учреждениеләренең укыту эшләре буенча директор урынбасарларының секция утырышы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев