Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Каенкай" нәниләре инглиз телен өйрәнә (+ФОТОЛАР)

Районыбызның 6 нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасында әлеге юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган.


Чит телләрне өйрәнү - бүгенге заман таләбе. Бала татар теле  белән беррәттән, рус һәм инглиз телендә дә иркен аралашырга,үз фикерен җиткерә белергә тиеш. 
 
Районыбызның 6 нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасында әлеге юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Бакчага йөрүче нәниләр рус телендә генә түгел,инглиз телендә дә җөмлә төзеп,сорауларга җавап бирә ала. Моның дөреслегенә  2нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән инглиз теле буенча ачык шөгыльне карагач инандым. 
 
Тәрбияче Оксана Измаил кызы Овчинникова әлеге чарага ныклы әзерләнгән: күрсәтмә әсбаплар да,аудиоматериал да яшь үзенчәлеген исәпкә алып сайланган.
 
 "Magic English" дип аталучы түгәрәктә безнең балалар яратып шөгыльләнә. 3-4 яшьлек сабыйларның инглиз телендә төсләрне әйтүләре, санап күрсәтүләре, үзләренең исемнәрен тулы җөмлә белән атаулары тәрбияченең олы  хезмәте.
 
Һәр бала белән иҗади якын килеп, белем һәм тәрбия биргән тәрбияче Оксана Измаил кызына барлык әти-әниләр исемннән зур рәхмәт әйтәбез.  Гомумән, 2 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Ландыш Нур кызы Насрыева, Оксана Измаил кызы Овчинникова, тәрбияче ярдәмчесе Ландыш Рәдиф кызы Габдрашитова, төркемгә йөрүче нәниләрнең һәрберсе белән дә уртак тел табып,үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкаралар. Киләчәктә аларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, озын гомер телим. Бер-беребезне аңлап,ярдәмләшеп яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев