Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Каенкайлылар табигатьне сакларга өйрәнә

Кешенең яшәеше өчен фән һәм техниканың алга китүе, тормыш-көнкүреш шартларының уңайлы булуы гына җитми, тирә-юньнең чисталыгы, су һәм һаваның сафлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге дә зур әһәмияткә ия. Җирдәге тереклекне саклап калу проблемасы көннән-көн кискенләшә бара. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, уртак йортыбыз булган Җир планетасы язмышына җаваплылык хисе...

Кешенең яшәеше өчен фән һәм техниканың алга китүе, тормыш-көнкүреш шартларының уңайлы булуы гына җитми, тирә-юньнең чисталыгы, су һәм һаваның сафлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге дә зур әһәмияткә ия. Җирдәге тереклекне саклап калу проблемасы көннән-көн кискенләшә бара.
Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, уртак йортыбыз булган Җир планетасы язмышына җаваплылык хисе булдыру -экологик проблемалар кискенләшкән чорда аеруча әһәмиятле һәм ул даими алып барылырга тиеш.
Нәкъ шушы максатны күздә тотып, районыбызның 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Ландыш Нур кызы Насрыева нәниләр белән " Су, су, су" дип исемләнгән ачык шөгыль күрсәтте. Чарада кулланылган материаллар барысы да балаларның яшь үзенчәлегенә туры китереп сайланган иде. Нәниләр табигатьттә су әйләнеше, суның файдасы һәм тирә-ягыбыздагы сулыкларны, чишмә - күлләрне ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар бу көнне. Нәни балаларның кызыксынуын тагын да арттыру максатыннан, ачык шөгыльгә тере ташбака да алып килгән иде Ландыш Нур кызы.
Табигатьне саклау - ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз. Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту - бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. Дөньяда табигать һәм балалар бергә бәхетле, озын гомерле булып, тынычлыкта яшәргә язсын, бу бик тә кирәк! Үзебезнең тәрбиячеләребез Ландыш Нур кызы Насрыева һәм Оксана Измаил кызы Овчинникова, тәрбияче ярдәмчесе Нәзилә Дарвин кызы Закирҗановага безнең нәни балаларыбызга биргән белемнәре, тәрбияләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев