Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Кайсы очракта мәктәпләр онлайн укуга күчәчәк?

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова мәктәпләрне онлайн укытуга күчерү өчен таләп ителә торган шартны әйтте.

 Коронавирус очрагында онлайн укуга күчү өчен чик грипп авыруы вакытындагыдан аерыла. Бу турыда ул «Российская газета» сайтына интервьюда сөйләде.

«COVID-19 вакытында сыйныфны дистанцион эшчәнлеккә күчерү өчен берничә укучы авырый башлау да җитә. Ләкин моның аркасында бөтен мәктәптә укыту процессы үзгәртелергә тиеш түгел. Һәр конкрет очракта карарны төбәктәге табиб-эпидемиологлар кабул итә», — диде Попова.

Реклама

ОРВИ һәм грипп сезонында сыйныфта укучыларның биштән бере авырый башласа, аерым сыйныф, яки бөтен мәктәп онлайн укуга күчә. Бу карарны директор кабул итә.

Салкын тиеп авыру аркасында сыйныфларны тулысынча ябарга туры килгән 2016 ел белән чагыштырганда, хәзер «мәктәпләр укыту процессын туктамыйча, балалар өйдә торган килеш белем алуны оештырырга өйрәнде», ди Попова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев