Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Кайсы районда күпме баланың татар телендә белем алуы мәгълүм - исемлек

Татарстандагы балаларның 43,66 проценты татар телендә белем ала. Татарстанда кайсы районда күпме баланың ана телендә (татарча) белем алуы мәгълүм булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр ителде. Республиканың мәгариф һәм фән министры мәгълүматлары буенча, Татарстанның Əтнә районында балалар 100 процент татарча белем...

Татарстандагы балаларның 43,66 проценты татар телендә белем ала.
Татарстанда кайсы районда күпме баланың ана телендә (татарча) белем алуы мәгълүм булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр ителде.
Республиканың мәгариф һәм фән министры мәгълүматлары буенча, Татарстанның Əтнә районында балалар 100 процент татарча белем ала. Актанышта бу күрсәткеч - 95,81 процент, Мөслимдә - 84,23 процент, Сарманда - 76,35 процент, Кайбычта - 75,2 процент, Яңа Чишмәдә - 72,43 процент, Арчада - 69,01 процент, Тукай районында - 68,88 процент, Теләчедә - 68,64 процент, Кукмарада - 66,30 процент, Чирмешәндә - 66,29 процент.
Ана телендә сан ягыннан иң аз белем алучы татар балалары Югары Ослан районында дип күрсәтелә. Биредә укучыларның бары 3,66 проценты гына татарча белем ала.
Казанның Идел буе районында бу күрсәткеч - 20,59 процент, Чистайда - 23,13 процент, Азнакайда - 25,07 процент, Казанның Вахитов районында - 25,34 процент, Казанның Яңа Савин районында - 30,46 процент, Алабугада - 31,41 процент, Түбән Кама районында 31,71 процент тәшкил итә.
Гомумән алганда, Татарстандагы балаларның 43,66 проценты татар телендә белем ала. Ана телендә белем алып, чуваш телен өйрәнүчеләр күләме - 56,37 процент, удмурт телен өйрәнүчеләр - 84,62 процент, мари телен өйрәнүчеләр - 42,21 процент, мордва телен өйрәнүчеләр 10,51 процент тәшкил итә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/14/142451/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев