Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Казанда “IT-чемпион 2014“ бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстан җитәкчелеге республикада электрон хезмәтләрдән файдаланучылар санын арттыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Бу максатка ирешүдә иң нәтиҗәле юлларның берсе - "IT-чемпион" бәйгесе. 20 сентябрьдә Казан IТ-паркында "IT-чемпион - 2014" республикакүләм бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге конкурс беренче тапкыр 2013 елның март аенда игълан ителгән иде. Ул...

Татарстан җитәкчелеге республикада электрон хезмәтләрдән файдаланучылар санын арттыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Бу максатка ирешүдә иң нәтиҗәле юлларның берсе - "IT-чемпион" бәйгесе. 20 сентябрьдә Казан IТ-паркында "IT-чемпион - 2014" республикакүләм бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге конкурс беренче тапкыр 2013 елның март аенда игълан ителгән иде. Ул ел ахырына кадәр дәвам итте. Бәйге нәтиҗәләре исә республика халкын һәм Татарстан җитәкчеләрен чын мәгънәсендә таң калдырды. Бәйгедә барлыгы 253 мең укучы катнашты. Алар якынча 320 меңнән артык өлкән буын вәкилен республиканың электрон хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтте.
Бәйге ярдәмендә республикада электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр саны 60 процентка артты, ә порталдагы шәхси кабинетлар саны исә ике тапкырга күбәйде.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, быелгы конкурс узган елгы бәйгедән бераз аерыла. Агымдагы елда җиңүчеләргә iPadлар түгел, ә ноутбуклар бүләк иттеләр. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов сүзләренә караганда, бу - конкурста узган елда җиңү яулаган мәктәп укучылары да катнаша алсын өчен эшләнде. Беренче этап нәтиҗәләре буенча, ноутбуклар һәрбер районнан иң күп балл җыйган өч укучыга тапшырылды.
Безнең район буенча I урында Инзилә Нәбиева (Актанышның 2нче мәктәбе укучысы), II урында Илмаз Хәмидуллин (Киров мәктәбе укучысы), III урында Рушан Гыйльмуллин (Иске Сәфәр мәктәбе укучысы). Җиңүчеләр өчен бу көнне зур бәйрәм оештырылды. Төрле мастер-класслар, фәнни шоу, фристайл, аэрохоккей, х-bох, теш пастасын әзерләү буенча мастер-класс һәм башка бик күп кызыклы чараларда катнашу мөмкинлеге бар иде.
Хәтерләсәгез, узган ел "IT-чемпион" бәйгесе кысаларында "Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын камилләштерү" темасына багышланган иҗади бәйге дә үткәрелгән иде. Быел исә аны "Иң актив мәктәп" номинациясе белән алыштырдылар. Бу, беренче чиратта, халык арасында электрон хезмәтләр порталын популярлаштыру эшчәнлегенә ата-аналарны гына түгел, ә укытучыларны да тарту максатын күздә тота. Декабрь аенда һәрбер районнан җиңүче дип табылган бер мәктәпне интерактив такта, ә республикада җиңүгә ирешкән бер мәктәпне мобиль сыйныф белән бүләкләячәкләр.
Бәйге алга таба да дәвам итә, активрак булыйк, райондашлар!
P.S. Агымдагы елда Татарстан халкына электрон рәвештә 40 миллионга якын дәүләт хезмәте күрсәтергә уйлыйлар. Ә 2018 елга исә барлык хезмәтләрнең 70 проценты Интернет аша башкарылырга тиеш.
"Актаныш таңнары" газетасына да әлеге хезмәт аша язылырга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев