Актаныш

Күчермәскә кирәк!

Хәзер интернет һәр гаиләдә диярлек бар. "Бөтендөнья пәрәвезе" иң ерак авылларга да үтеп керде. Заман укучыларының мәктәп букчасында көндәлек тә юк. Алар электрон көндәлектән файдалана. Өй эшләрен язып алырга онытсаң да куркыныч түгел, балалар өчен моны укытучы эшли. Әти-әниләргә электрон көндәлекне ачып карарга гына кирәк. Теләсә кайсы әни моның уңайлы...

Хәзер интернет һәр гаиләдә диярлек бар. "Бөтендөнья пәрәвезе" иң ерак авылларга да үтеп керде. Заман укучыларының мәктәп букчасында көндәлек тә юк. Алар электрон көндәлектән файдалана. Өй эшләрен язып алырга онытсаң да куркыныч түгел, балалар өчен моны укытучы эшли. Әти-әниләргә электрон көндәлекне ачып карарга гына кирәк. Теләсә кайсы әни моның уңайлы һәм файдалы булуын әйтәчәк. Ләкин өй эшен үтәү кайвакыт электрон ресурстан күчерүгә генә кайтып кала шул.
Әлеге мәсьәлә буенча 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары арасында аноним сораштыру уздырылган иде. Укучыларның, әти-әниләрнең, укытучыларның карашы кызыксындырды. Нәтиҗәләр исә бераз гаҗәпкә калдырды. Сораштырудан күренгәнчә, бала үсә төшкән саен өй эшен әзерләгәндә интернеттан ешрак файдалана. Әти-әниләр дә монда әллә ни начарлык күрми, ди укучылар. Шулай да, 8 нче сыйныф укучыларының яртысыннан күбрәге, интернеттан күчерүне белсә, укытучы ни әйтер, дип борчыла. Ә 9 нчы сыйныфта бу турыда укучыларның 20 %ы гына уйлый.
Өй эше - укучының мөстәкыйль эш төре. Бу рәвешле тупланган белем тирән һәм ныклы була. Тик мәгълүматны каяндыр күчергән вакытта белем туплау турында сүз булырга мөмкинме соң?! Укучы үзенә кирәкле мәгълүматны интернеттан тапкан очракта аның фикерләү процессы туктала.
Әлеге мәсьәлә турыдан-туры укучыларның үзләренә кагылганлыктан, без аларга, интернеттан күчерүгә ничек каршы торып булыр иде, дигән сорау бирдек. Менә җавапларның кайберләре:
- Әти-әниләрнең безгә булышасы килә, тик биремнәр аларның белеме җитәрлек түгел. Интернеттан файдаланмаска була, тик бу очракта икеле алачаксың. Биремнәр укучының көченнән килерлек булырга тиеш.
- Күчермәскә генә кирәк. Бер проблема да булмаячак.
- Интернеттан күчерәсең икән, мәгълүматны үз сүзләрең белән яз.
- Укытучыларга өстәмә дәресләр уздырырга кирәк.
- Укытучы җавабын интернеттан табып булмый торган бирем уйлап тапсын.
Балаларның җавабыннан күренгәнчә, тәкъдимнәрнең күпчелеге укытучыларга юлланган. Чыннан да, мөгаллимне биремнең үтәлү сыйфаты кызыксындырмый икән, укучы җиңел юлны сайлаячак. Ләкин шунысы да бар: интернет-ресурслардан әллә никадәр белем алып була. Аннан файдаланмау үсешне тоткарлау булыр иде. Өлкәннәрнең бурычы - баланы мәгълүмат белән эшләргә, башкаларның фикерен кабатлау гына түгел, үз фикереңне булдырырга өйрәтү. Укучыга бирелгән мөстәкыйль эш аны яңа белем эзләргә этәрергә тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: