Актаныш

Күңел түрендәгесен иҗади пумала сөйли

- Иҗатка тартылуым, рәссам булуым тормышта һәрвакыт ярдәм итә, - ди, һәр мизгелгә сокланып, тормышның кадерен белеп яшәүче райондашыбыз Илгиз Шәйгарданов. Актаныш районы Туган як музеенда яшьлек дусты Айдар Хәбибуллин белән икесенең иҗат эшләрен тәкъдим итте ул. Рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче балалар белән дә аралашты, киңәш-тәкъдимнәрен әйтте. Гаилә - иҗат...

- Иҗатка тартылуым, рәссам булуым тормышта һәрвакыт ярдәм итә, - ди, һәр мизгелгә сокланып, тормышның кадерен белеп яшәүче райондашыбыз Илгиз Шәйгарданов. Актаныш районы Туган як музеенда яшьлек дусты Айдар Хәбибуллин белән икесенең иҗат эшләрен тәкъдим итте ул. Рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче балалар белән дә аралашты, киңәш-тәкъдимнәрен әйтте.
Гаилә - иҗат бишеге
- Әни буларак, шатланып туя алмыйм, Аллага шөкер, - ди, улы, аның гаиләсе өчен сөенеп, 72 яшьлек Лиза апа. - Балалардан, оныклардан уңдым. Өч малай, бер кыз үстердем. Илгизем дә бер борчу да күрсәтмәде. Укуын да эшләп укыды. Хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыксам да, кул эшләренә, иҗатка һәвәс кешемен үзем дә. Чигәм дә, бәйлим дә.
Илгиз Зәниф улы 1963 елның 16 июлендә Актаныш районы Куян авылында дөньяга аваз сала. Яңа Кормаш мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, Актанышка укырга килә. Мәктәп тәмамлаганнан соң, һөнәр училищесында шоферлыкка укый. Аннан Калининград, Мурманск өлкәләрендә хәрби диңгез флотында диңгез авиациясендә хезмәт итә. 1984 елны Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесына укырга керә, рәсем һәм сызым укытучысы һөнәрен үзләштерә.
Уку еллары үзенә тиң парын очрату белән тагын да истәлекле, онытылмас мизгелләргә бай була. Илгиз дә Казан кызы Миләүшәне очрата. 1989 елда корылган гаилә елдан-ел ныгып, тулыланып, Булат, игезәкләр Илнур белән Илсур, Алинә әти-әнисенең горурлыклары бүген.
- Әти кечкенәдән безне үзе ясаган картиналарының тарихы белән таныштыра иде. Тормышка да гел рәссам күзлегеннән карый, - ди Булат.
Гаиләнең яшәү девизы: "Тормышта бик матур итеп, бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәү!"
Мизгел тотылганда
Иҗат - күңел халәте. Үзеңнең хис-кичерешләрең аша дөньяны яңача ачасың. Башкалар күрмәгәнне күреп, башкалар игътибар итмәгәнне тотып алып, гади күзгә күренмәс матурлыкны сәнгать әсәре югарылыгына күтәрәсең. Күргәзмәгә куелган дүрт картинасының язылу тарихы белән таныштырды Илгиз Зәниф улы.
- "Остаханә". Васильсурскта җәйге практика вакытында иптәш егет белән алан кырыена килеп чыктык. Иске генә өй тора. Шыкылдаган тавыш килә. Бабай һәм кечкенә малай - һөнәр осталары - мичкәләр эшлиләр. Тиз генә сызгалый башладым. 5-10 минут эшләдем шулай. Игътибар итмәделәр башта. Безне күргәч, үзләре дә аптырадылар. Кайткач, ике сәгать эчендә картина эшләнде. Тормыштан гади генә мизгел.
"Натурщица". Тыныч, сабыр, йомшак күңелле хатын-кыз образы.
"Кичү". Аны һәркем үзенчә күз алдына китерә. Фәлсәфи картина. Һәркемнең үз юлы. Теге якка чыккач, беркем дә белми үзенең нәрсә күрәсен. Кешенең үткән юлы якты булырга тиеш. Яктылыкка омтылыш. Кем кая күчә?
"Әби портреты". Әбием турында өч өлештән торган картина эшләү уем. Бусы - соңгы өлеше. Әби - үзенә бөтен татар карчыкларына хас күркәм сыйфатларны җыйган җыелма образ. Беренчесендә яшь кенә комсомол кыз бала. Ал күлмәктән, кулына ипи тоткан. Яктылыкка омтылып, яңа фикерләре белән алга атлый. Урта өлешендә шул вакыттагы колхозлашу чорларын тасвирлый торган мәхшәр замана, кешеләрнең матур киләчәккә омтылышы.
Соңгысы - шагыйрә. Булганнарны искә алып, шигырьләр язып, моңланып утыру. Шуның бер өлеше инде бу.
Илһам килә, вакыт артка чигә
- Илгиз Зәнифович, гадәттә кайчан иҗат итәсез?
- Күбрәк төнлә. Шулай бервакыт Казаннан соң гына кайтылды. Күңелдәгене рәсемгә төшерә башладым. Онытылып киткәнмен. Берәү аркага төртә.
- Әти, йокламыйсыңмыни?
- Ә сез?
- Без мәктәпкә барырга җыенабыз инде.
Вакыт үткәнне сизмәдем дә.
- Картина эшләнеп бетәме, төзәтеп буламы соңыннан?
- Эшләнеп бетми. Шул көе туктатып калдырсаң гына. Караган саен үзеңнең хатаңны күрәсең. Йә тиз генә эшләп бетерергә, йә дәвам итеп торырга кирәк.
- Образны ничек бирәсез? Ничек туа? Аерым бер халәтне тотып аласызмы?
- Мизгел эчендә була торган әйбер. Шулай бервакыт Миләүшә иртән үз эшләре белән шөгыльләнә иде. Шундый караш булды аның, сүз белән әйтеп аңлата торган түгел. Шулай гына утыр, мин синең рәсемеңне эшлим хәзер, дим. Ярты сәгать утырды да, алҗанды. Калганын хәтердән ясап бетердем. Иң мөһиме, шул карашны югалтмаска кирәк. Образга кием, прическа аша дәвам бирәсең. Бер күз карашына бөтен әйбер ялганып бара. Образ эчендә тагын бер образ килеп чыга башлый. Аннан эченә керәсең дә керәсең, чиксез-кырыйсыз бер диңгез кебек.
- Эшмәкәр буларак та, Сез - иҗади кеше. Киләчәккә нинди максатлар куясыз?
- Рәссамнар бер урында утырып эшли, үз дөньясы белән яши. Берләшеп эшләсәк, әйбәт булыр иде. Бергә булганда рәсем сәнгате тизрәк үсәр. Бер-беребез белән аралашу, бер-беребезне белү яңа идеялар тууга этәрер. Актаныштан чыккан рәссамнар Украинада да, Уфада да яшиләр. Яңадан гына алар турында беләбез. Күрсәтә белергә кирәк сәнгатебезне.
Агачка уеп, тимердән чүкеп, балчыктан әйберләр ясау буенча иҗади остаханә ачарга ниятлибез. Мөселман кардәшләребез бер-берсе белән аралашып, бер-берсенә карата яхшы мөгаләмәдә булып, шуның янына сәнгатебезне дә китереп бәйләсәк, тормышыбыз күбрәк чистарыныр иде. Кыска гына тормышны матур итеп үткәрик, иманлы булыйк.
- Һәркайсыбыз тормышта берничә образда яшибез. Әти, ир-ат, бала, эшмәкәр буларак та, Сез - тормыш тәҗрибәсе туплаган күпкырлы шәхес. Сөенечле мизгелләр дә, борчу-хәсрәт, сынаулар да булгандыр. Тормыш - көрәш, дибез. Авырлыкларны җиңәсең, яңа хыяллар барлыкка килә. Нинди булып калырга, ничек максатка ирешергә? Төрле өлкәдә эшләүче райондашларыбызга киңәшләрегез...
- Иң беренче, кем генә булсаң да, үзеңнең төп эшеңне яратырга кирәк. Яратмасаң, бер әйбер дә килеп чыкмый. Юкны юлларга кирәк түгел. Кул астында нәрсә бар, шуның белән эшләргә кирәк. Бер-беребезне ярату, хөрмәт итү мөһим.
- Сез битараф кеше түгел. Районда үткәрелгән социаль чараларда электән үк иганәче буларак та катнашасыз, авыр хәлдә калучы райондашларга рухи яктан да, матди яктан да терәк тә булып торасыз...
- Бүләкне күңелең белән, ихлас бирәсең. Алай аның бәрәкәте күп була. Кешене сөендерү үзеңә меңе белән кайта. Бер яктан югалткан кебек булабыз, рухи яктан күп байлык алабыз.
Рәссам - сирәк очрый торган һөнәр
- Үзегез сайлаган рәсем сәнгатен ташламагыз. Тормышыгызда маяк булсын, - дигән теләген әйтте балаларга И. Шәйгарданов.
Күргәзмәдә катнашкан Актанышның 1нче мәктәбе укытучысы, рәссам Алмаз Фазлыев:
- Рәссамның картиналары һәрвакыт аның янында булмый. Бүләккә бирелә, заказ буенча да эшлисең. Техник мөмкинлекләрне кулланып, фотографияләр, презентацияләр аша күргәзмә оештыру бик отышлы. Рәхмәт оештыручыларга.
Мәгыйс Әһлетдинов, музей хезмәткәре:
- Әдәби китаплар укырга яратам. Язучылар повесть, романнарда тормышны, эчке кичерешләрне сүз аша белдерә. Ошамаса, сызып куеп, икенчене язарга була. Ә рәссам кешегә кыенрак. Пумаланы бер төрле алсаң, усал кеше килеп чыга. Икенче төрле алсаң, көләч,шаян. Рәссамның бер сызымыннан дөнья икенче төрлегә әйләнә. Илгә танылган райондаш рәссамнарыбызның исемнәре, хатирәләр музейда саклана. Иске Кормаштан чыккан рәссамнарыбыз: Зилфәт Басыйров - Башкортостанның халык рәссамы, Акмулла бүләге лауреаты, Почет билгесе ордены кавалеры; Васил Маликов - сынчы, Татарстанның атказанган рәссамы, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләкләре иясе. Әсгать Сәфәргалин - Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе, Харьков өлкәсенең рәссамнар берлеге рәисе, А.Зубаев исемендәге бүләк иясе. Чишмә авылында туган Фаил Зыязов - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәр, хезмәт ветераны. Казанда милли музейда баш рәссам булып эшләде. Яңа Әлемдә туган Халит Миңнегалиев - рәссам, сыннар ясау белән дә мавыга. Актаныштагы Җиңү һәм Мәдәният паркларындагы сыннар авторы.
Иҗади сайлау мөмкинлеге кирәк
Рәсем сәнгатенең бүгенге көндә балаларга укытылышы, алга куелган максат-бурычлар турында белешеп, сәнгать мәктәбе укытучылары Ләйлә Галимова, Айрат Сәрваров белән аралаштым.
- Бала тәүге кат сәнгатьнең рәсем дөньясына атлый...
Ләйлә Ренат кызы:
- Балалар бездә дәресләрдә рәсем, сурәт, бизәк,сынлы сәнгать, композиция әсәрләренең серләренә төшенәләр. Балчык белән дә эшлибез. Беренче сыйныфта аларга авыррак була инде. Рәсем ясаудагы закончалыкларны авыррак кабул итәләр. Асылына төшенгәч, үзләре үк идея бирәләр.
- Рәсем белән шөгыльләнгән балада нинди үзгәрешләр күзәтелә?
- Күзәтүчәнлекләре арта. Табигатьтәге төсләрне бөтен төсмерләре белән күрә башлыйлар. Сокланалар. Зәвыклары үсә. Холкы үзгәрә, тынычлана. Баланың кәефен ясаган рәсеме аша да билгеләргә мөмкин. Ачулы булса, төсләр дә икенче күренә.
- Мәдәният елы уңаеннан теләк-тәкъдимнәрегез ...
- Әти-әниләр дә, сәнгать өлкәсендә эшләгән кешеләр дә балаларның кызыксынуларына күбрәк игътибар итсеннәр иде. Программа нигезендә эшлибез, тайпылырга ярамый. Бала рәсемгә язылам дип килә, аның теләге бар. Шуңа да программа кысаларында берничә сайлап алу мөмкинлеге булсын иде. Мәсәлән, без бер төрле постановка куябыз да, һәр бала да шуны эшли. Сайлап алу булса, баланың фантазиясе үсә, үз карашы формалаша. Уйлап табу үзенчәлегенә игътибар күп кирәк.
Быел уңышка ирешкән укучылары.
"Русская народная игрушка" Бөтенроссия бәйгесендә Алия Әгъләмова - I урын. "Тукай безнең арада" Чаллы регионара рәсем бәйгесендә Эльмира Шәехова - I, Алия Әгъләмова - II, Ирина Хәкимова, Азалия Гыйләҗева - III урын. "Радуга родного края" район фестивалендә катнашып, "Актаныш сувениры" номинациясендә Ирина Хәкимова - I, укытучылар арасында Ләйлә Галимова I урын.
- Бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаганчы бала нинди юл үтә?
Айрат Изил улы:
- Балалар дүрт ел укый бездә. Беренче, икенче сыйныфлар авыррак бирелә. Акрынлап, осталык килә. Югары сыйныфларда балаларны бәйгеләргә тарта башлыйбыз. Һәр бала үзенчә сәләтле. Районнан башлап, халыкара бәйгеләрдә дә катнашабыз. Катлаулы композицияләр - натюрморт, пейзаж, портретлар белән.
- Спортта, мәсәлән, чабучыдан - тизлек, гер күтәрүчедән көч таләп ителә. Оста рәсем ясаучыда нинди сыйфатлар булырга тиеш?
- Иң элек теләк кирәк. Аннан соң, тумыштан бирелгән сәләттән дә күп нәрсә тора. Анысы да кирәк. Һәр бала, һәр кеше үзенчә күрә дөньяны, табигатьне. Һәр эше оригиналь була. Дәрескә йөреп, һәр әйберне эзлекле аңлап бару кирәк.
- Остаз буларак, үз өстегездә ничек эшлисез, талантыгызны ничек үстерәсез?
- Уку процессы буенча белемебезне курсларда даими күтәрәбез. Яңалыклар белән танышабыз. Башка районнардан килгән укытучылар белән фикер алышасың, тәҗрибә уртаклашасың, үрнәк якларын үзендә булдырырга омтыласың. Республика бәйгеләрендә төрле мәктәпләргә барасың, галереяларда төрле техникада эшләнгән эшләр белән танышасың, мастер-класслар үтә. Кулны шомартып торабыз, үзең дә картиналар эшләмәсәң, кул ката. Шәхси күргәзмәләремне үткәрәм.
Быел уңышка ирешкән укучылары.
Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы үткәргән "Зимняя палитра" бәйгесендә Руслан Зарипов - II урын. Чаллы шәһәренең "Да-Да" мәктәбендә архитектура-дизайн иҗаты буенча VI республикакүләм олимпиадада сынлы сәнгать буенча Илиза Галиева - I урын, Илдар Гарипов, Руслан Зарипов - II урын.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: