Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

КҮҢЕЛЛЕ СӘФӘР:Гореф-гадәтләребезне өйрәнеп үсәләр

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта да Нәүрүзне каршылау бәйрәмен күңелле итеп оештырдылар.

                           Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары ата-аналар белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәмен каршылады. Халкыбыз уеннары гөрләде, мәдәни һәм рухи мирасыбыз да яшь буынга тасвирланды. Кызлар һәм егетләр җитезлектә, тизлектә көч һәм тапкырлыкларын сынадылар.
                           Әлбәттә, тәмле коймак һәм тәбикмәкләр, кайнар чәйләр дә аларны көтеп торды. 
Ата-аналар да үз фикерләрен мессенеджер төркеменә җибәргәннәр:


Өйдәге эшләр, вак-төяк мәшәкать дип, яз җиткәнен дә сизми калыр идек, рәхмәт яусын гимназия җитәкчелегенә, бар коллективка! Ел саен шулай чакырып безгә олы бәйрәм үткәрәләр. Балалар, әти-әниләр, укытучылар - барыбыз бер булып уйныйбыз, көләбез -шаярабыз, сыйланабыз! Рәхәтләнеп җилләнеп, кәефләр күтәрелеп, уку елы ахырына кадәр җитәрлек көч алып китәбез! Уртага салып сөйләшәсе сүзләр дә монда җиңел хәл ителә, уртак фикер табыла, әти-әниләр һәм мәктәп арасы тагын да якыная. Бик зур рәхмәт бәйрәмне оештыручыларга, балаларга! Нәүрүз мөбарәк булсын!Һәммәбезгә дә тән саулыгы, күңел тынычлыгы, сөенеч-шатлыкларга мул гомер булсын!

                           Әйткәндәй, “Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме–“Актаныш-Адымнары”нда күркәм традициягә әверелгән. Бик теләп, алдан җитди әзерләнеп ясыйбыз”–ди педагог-оештыручы Алсу Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев