Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Кем булырга? Кая барырга?

Әле кайчан гына уку елын башлаган идек, инде аның уртасына җиттек. Имтиханнарны ничек бирермен дә, киләчәк тормышымны ничек дәвам итәрмен дип уйламаган бер генә чыгарылыш сыйныф укучысы бар микән? Алардан бигрәк, әти-әниләрнең күңелләре баласы өчен икеләтә борчыла. Балаларга бераз булса да киңәш һәм киләчәккә юнәлеш бирү максатыннан, үткән атнада район...

Әле кайчан гына уку елын башлаган идек, инде аның уртасына җиттек. Имтиханнарны ничек бирермен дә, киләчәк тормышымны ничек дәвам итәрмен дип уйламаган бер генә чыгарылыш сыйныф укучысы бар микән? Алардан бигрәк, әти-әниләрнең күңелләре баласы өчен икеләтә борчыла.
Балаларга бераз булса да киңәш һәм киләчәккә юнәлеш бирү максатыннан, үткән атнада район мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Фаил Камаев чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Сөйләшүдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, Казан дәүләт ветеринария академиясенең генетика һәм селекция кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор, якташыбыз Равил Хәертдинов һәм Казан дәүләт аграр университетының механикалаштыру институты директоры урынбасары, "Гомуминженерлык дисциплинасы" кафедрасы доценты Рәмис Мәрдәнов та катнаштылар.
Сөйләшү башланыр алдыннан укучыларга республиканың авыл хуҗалыгы тармагын яктырткан һәм ике уку йорты белән дә таныштырган видеофильм күрсәттеләр.
Безнең республика, башка төбәкләр белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы үсешен саклап калган төбәк. Ләкин хуҗалыкларда, предприятиеләрдә әле белгечләр буенча проблемалар бар. Авыл хуҗалыгы белгечләре белән тәэмин ителеш республика буенча 75 процент кына тирәсе. Без укучыларны республиканың авыл хуҗалыгы тармагы һәм авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган уку йортлары белән таныштыру максатыннан бирегә килдек, - ди Илдус Габдрахманов.
Ул шулай ук яңа гына укуны тәмамлаган яшь белгечләргә хуҗалыкларда барлык шартлар да тудырылганлыгы хакында да аңлатып үтте. Аларга бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча бирелә. Беренче елда ай саен хезмәт хакына 10 мең сум күләмендә акча өстәп түләнә. Югары уку йортларын тәмамлап, авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайткан яшь белгечләргә, килешү нигезендә, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша хезмәт хакларының билгеле бер күләме компенсацияләнә һәм, шуңа өстәп, пенсия фондларына процент өлеше дә күчерелә. Торак белән тәэмин итүдә дә аларга өстенлекләр каралган. Әйтик, шуның берсе - арендалы торак программасы. Аның буенча, яшь белгеч яшәгән торагы өчен биш ел дәвамында ай саен бераз акча түләп тора. Аннан соң аңа ул торакны хосусыйлаштыру мөмкинлеге бирелә.
Равил Хәертдинов белән Рәмис Мәрдәнов укучыларга үзләренең уку йортлары хакында сөйләделәр. Нинди факультетлар барлыгын, аларга кергәндә нинди фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханының баллары кирәклеген аңлаттылар. Шунысы кызыктыра: студент белән хуҗалык арасында алдан килешү төзелә икән, әлеге уку йортларының икесендә дә стипендиягә өстәп, ай саен 10 мең сум түләнә. Мондый акчага әти-әнидән артык чыгымнар чыгармый да укырга буладыр. Кунакларның сүзләрен куәтләп, Фаил Камаев та үзенең фикерләрен җиткерде.
-Укучы балаларның башында хәзер бердәм дәүләт имтиханнарын биреп чыгу, аннан нинди уку йортына керү турында уйлар бөтереләдер. Киләчәккә һөнәр сайлаганда ныклап уйлансагыз иде. Бүген районга авыл хуҗалыгы белгечләре кирәк. Әгәр шушы юнәлеш буенча укысагыз, сезгә бик күп мөмкинлекләр бирелә. Бүген әлеге өлкәдә эшләгән кеше зарланадыр, нәрсәдәндер канәгатьсезлек белдерәдер дигән фикерем юк. Яшим, эшлим дигән кешегә мөмкинлекләр җитәрлек. Шуңа күрә сезнең районга кунакка гына кайтып йөрүегезне түгел, ә үзегез кунак кабул итәрлек булып, җирлектә хезмәт куюыгызны телим.
Дөрестән дә, бәхет эзләп бөтен кеше дә шәһәргә китә алмый. Шәһәр җирендә яшәүчеләрне дә туйдыручы, аларны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүчеләр кирәк. Киләчәктә нинди һөнәр сайларга белми икеләнгән укучылар әлеге сөйләшүдән соң, бәлки, үзләренә кулай һөнәр сайлый алырлар. Муниципаль район башлыгы авыл хуҗалыгы белгечләренә укырга теләге булган балалар белән әлеге уку йортына экскурсия дә ясарга киңәш итте. Чөнки кеше сөйләгән - бер, ә үз күзең белән күрү бөтенләй башка хис-тойгылар уята. Хәзер инде бары тик тырышырга, уку йортларына керү өчен ныклап әзерләнергә кирәк. Укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, уку йортларында белемнәрен дәвам итеп, җирлегебезгә әйләнеп кайтырлар, намус белән хезмәт куярлар дип ышанып калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев