Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Хәрби-патриотик тәрбия буенча эшчәнлек гөрләп бара

Аккүз мәктәбе укучылары язгы каникулларын бик файдалы үткәрделәр.

                             Язгы каникулның 28 марттан алып - 3 апрель көннәрендә, Аккүз мәктәбенең  7 сыйныф укучылары Гайсина Зәлинә, Агелуллина Азалия, Исламова Юлия һәм 8 сыйныф укучылары Гайсин Ригель, Исламова Зәлияләр Казан шәһәренең «Патриот» үзәге базасында оештырылган Татарстан Республикасының «Яшь армиячеләр» төбәк штабы «Авангард» хәрби - патриотик профиль лагерендә ял итеп кайттылар.  Смена барышында укучылар белән хәрби хезмәт нигезләре буенча дәресләр үткәрелде, тематик иҗади конкурслар, спорт һәм күңел ачу чаралары уздырылды. 

 

                             Укучылар «Авангард» хәрби - патриотик профиль лагерьдан күңелләре булып, яңа дуслар табып кайттылар. 

Розалия Җәмилова, Аккүз мәктәбе 

директорының тәрбия эше буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Мәгариф Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Хәрби