Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Кичә укучылар иде, бүген инде хезмәткәрләр

Берәүгә дә сер түгел, соңгы елларда ил эшче һөнәрләренә кытлык кичерә. Авылларда механизаторлар, завод-фабрикаларда эшчеләр җитми. Ә Актаныш технология техникумы ел саен үзенә җитәрлек укучыларын туплап килә. Быелгы уку елында бюджет төркемендә 229 укучы белем ала. Алар техник-механик, техник технолог, хисапчы, тракторчы-машинист, пешекче-кондитер һөнәрләрен үзләштерәләр. Быелгы чыгарылыш укучылары киткәч, 2015-2016...

Берәүгә дә сер түгел, соңгы елларда ил эшче һөнәрләренә кытлык кичерә. Авылларда механизаторлар, завод-фабрикаларда эшчеләр җитми. Ә Актаныш технология техникумы ел саен үзенә җитәрлек укучыларын туплап килә. Быелгы уку елында бюджет төркемендә 229 укучы белем ала. Алар техник-механик, техник технолог, хисапчы, тракторчы-машинист, пешекче-кондитер һөнәрләрен үзләштерәләр. Быелгы чыгарылыш укучылары киткәч, 2015-2016 нчы уку елына бюджет төркеменә 75 укучы кабул итү өчен дәүләт заказы алганнар. Бүгенге көндә технология техникумы директоры вазифаларын башкаручы Радик Садретдиновтан чыгарылыш укучыларының киләчәк язмышы белән кызыксындык.
- Уку әле ул бер әйбер, ә сайлаган һөнәрең буенча эш урыны табу бөтенләй башка. Ничек уйлыйсыз, сезнең техникумны тәмамлаган укучылар үзләренә эш таба алачакмы? Аларны, безгә эшкә килегез, дип чакыручылар бармы?
- Авыл хуҗалыгына һәрвакыт тракторчы-машинистлар, пешекчеләр кирәк булып тора. Безнең техникумны тәмамлаучы 60 укучының 19ы - пешекче-кондитерлар, 41е - тракторчы-машинистлар. Инде аларның күбесе үзенең кайда эшләячәген белә. Берничәсе генә ачыклап бетермәде әле. Безнең уку йортын тәмамлаган укучыларның эшсез калганнары юк.
- Хәзер эш бирүчеләрнең уку йорты белән алдан килешү төзергә, соңыннан шул белгечне үзенә эшкә алырга кирәклеге хакындагы фикерләр алга сөрелә. Сез моның белән килешәсезме?
- Әлбәттә килешәм. Дәүләт акчасын бушка туздырмау максатыннын хәзер өчьяклы килешүләр белән генә укытырга диләр. Ягъни башта уку йорты эш бирүче белән килешү төзи. Укучының уку чыгымнарын күтәрә. Ә укучы белән ул укуын тәмамлагач шул эш бирүчегә эшкә урнашачагы турында килешү төзелә. Шәһәрләрдә бу күптән шулай инде. Алабуга, Сарман районнары да шушы мисалда эшли. Ә безнең районда үзләренә белгечләр әзерләү буенча укытырга теләүче җитәкчеләр, эш бирүчеләр юк әле.
... Залда исә йөзләре сөенечтән балкыган чыгарылыш укучылары. Әле кайчан гына бирегә килгән балалар инде бүген кулларына диплом алалар. Аларны тәбрикләү өчен әти-әниләре, укытучылары җыелган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та аларга изге теләкләрен җиткерде.
- Кадерле балалар, әти-әниләр, сезне әлеге истәлекле көнегез уңаеннан ихластан тәбрик итәм. Һөнәр училищесы, бүген инде технология техникумы һәрвакыт район үсешендә зур роль уйнаган уку йорты булды. Бүген 40нчы чыгарылыш. Бер карасаң, бик күп кебек, икенче яктан - аз кебек. Шушы дәвер эчендә уку йорты районыбызга күпме белгеч әз ерләп чыгарды. Алар хуҗалыкларда матур гына хезмәт итәләр. Киләчәктә дә шушы кыйбласыннан тайпылмас дип ышанам. Әмма мине авылларның яшәеше, киләчәге борчый. Без тырышып-тырышып юллар салабыз, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, медпунктлар төзибез. Тик авылларда яшәргә кеше калмаса, аларның кирәге булырмы соң? Шуның өчен дә минем сезне авылларда калдырасым, анда хезмәт иттерәсем килә. Килешәсездер, бүген авыллларда да яшәү өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Хәтта шәһәр кешеләре дә көнләшерлек. Шулай ук, үз эшен башлап җибәрүчеләргә дә мөмкинлекләр җитәрлек. Бары тик ялкау булмаска, тырышырга гына кирәк. Балалар, сез тормышта югалып калмассыз, үзегез сайлаган һөнәрләрегез буенча хезмәт куярсыз дип ышанам. Уңышлар сезгә.
Дәниф Әсрар улының сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Клара Вәлиева да әлеге фикерләргә кушылып, бүгенге укучылар, иртәгә инде белгеч булачак укучыларның тормышта үз урыннарын табып, җәмгыятькә лаеклы шәхесләр булуларын теләде. Техникум тормышында актив катнашкан, спорт ярышларында, сәнгатьтә сынатмаган укучыларга рәхмәтен җиткерде.
Рузилә Хаҗиева, чыгарылыш укучысы:
- Мин биредә өч ел пешекче-кондитер һөнәренә укыдым. Мастерыбыз Энҗе Мәгъфүрҗан кызы безне әлеге һөнәрнең барлык нечкәлекләренә дә төшендерде. Киләчәктә пешекче-кондитер булып эшләргә уйлыйм.
Нәзилә Нуртдинова, чыгарылыш укучысы:
- Биредә укыган елларым иң күңелле мизгелләр булып хәтергә уелды. Мин пешекче-кондитер һөнәренә укыдым. Киләчәктә әлеге һөнәр буенча укуымны дәвам итәргә һәм шуның буенча эшләргә телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев