Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Киләчәккә билет” үзебезнең кулларда

Укучылар арасында эшче һөнәрләрен һәм инженерлык белгечлеген популярлаштыру йөзеннән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ел саен 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә билет" дигән иншалар конкурсы үткәрә. Быелгы бәйгегә үзгәреш кертеп, иншаларга рәсем, нәфис сүз, видеоролик номинацияләре дә өстәлгән. - Бәйгенең беренче этабы 23 сентябрьдән 13 октябрьгә...

Укучылар арасында эшче һөнәрләрен һәм инженерлык белгечлеген популярлаштыру йөзеннән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ел саен 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә билет" дигән иншалар конкурсы үткәрә. Быелгы бәйгегә үзгәреш кертеп, иншаларга рәсем, нәфис сүз, видеоролик номинацияләре дә өстәлгән.
- Бәйгенең беренче этабы 23 сентябрьдән 13 октябрьгә тикле үткәрелде, - ди район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ләйсән Латыйпова. - Бәйгедә катнашу өчен, безгә барысы 26 эш тапшырылды. Шушы эшләр арасыннан һәр номинация буенча җиңүчеләр сайлап алынып, республика этабына җибәрелде.
Республика этабында катнашкан эшләр арасында Күҗәкә мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ирек Нармуратов рәсем номинациясендә II урынга лаек булган. 15 декабрь көнне ул "Казан-Арена"да тәбрикләү тантанасында булып кайтты.
- Бәйге турында миңа сыйныф җитәкчем Гөлнара Садертдинова хәбәр итте. Мин космос рәсеме ясадым, һәм аны конкурска җибәрдек. Район этабында җиңеп, эшемне республикага җибәргәннәр. Бүләкләү тантанасына чакыргач, нык сөендем. Анда миңа бик ошады, диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләделәр, - ди Ирек.
Ирек Күҗәкә авылында быел гына яши башлаган әле. Аны Фәнзилә һәм Хәниф Шәйхетдиновлар гаиләсе опекага алган. Шулай итеп, ул Күҗәкә мәктәбендә укый башлаган.
- Укытучылар да, бергә укыган иптәшләрем дә ошый, - ди ул.- Барлык райондашларны Яңа ел белән тәбрик итәм. Әтәч елы тагын да күбрәк уңышлар китерсен.
Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый һәм рәсем ясарга бик нык ярата икән Ирек. Олимпиадаларда да катнаша. Киләчәктә исә рәсем сәнгате буенча китәргә тели.
- Безнең мондый бәйгеләр киләсе елларда да булачак. Аларында катнашучылар саны күбрәк булсын иде дип телибез. Чөнки эшләр күбрәк булган саен иң яхшыларын сайлап алу да күңеллерәк булачак, - ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов.
Димәк, "Киләчәккә билет" бәйгесенә бүгеннән үк әзерләнә башлагыз, укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев