Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Киләсе уку елында Татарстанның 10 районында мәктәпләр оптимальләштерелергә мөмкин

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, Теләче районының Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугызъеллыкка калдыру һәм Лесной, Шармаш тугызъеллык мәктәпләрен башлангыч итү хакында сүз булган иде. Бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрделәр. Утырышта катнашкан республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар...

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, Теләче районының Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугызъеллыкка калдыру һәм Лесной, Шармаш тугызъеллык мәктәпләрен башлангыч итү хакында сүз булган иде. Бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрделәр.
Утырышта катнашкан республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов бу уңайдан аңлатма бирде.
"Республикада киләсе уку елында мәктәпләре оптимальләштерү шаукымына эләккән 10 район бар. Алар финанс органнары таләбе буенча, урта мәктәптән төп мәктәпкә күчерелә. Теләчедә 3 мәктәп оптимальләштерүгә эләгә. Пәнҗешәмбе көнне бу уңайдан Энгель Фәттахов район башлыклары белән җыелыш уздырачак", -диде ул. Аның сүзләренчә, мәктәпләрне берләштергәндә милли статус югала икән, андый оптимальләштерү гамәлгә ашырылмый. Бу татар мәктәпләренә генә түгел, мари, мордва, удмурт, чуваш мәктәпләренә дә кагыла.
Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев авылларда мәктәпләр ябылганда, җирле халык фикерен дә исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, укучылар саны сиксәннән ким түгел икән, бу мәктәпләр сакланырга тиеш. "Алан мәктәбендә 82 укучы бар. Мәктәпләр канун бозып үзгәртелергә тиеш түгел", - диде
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15316

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев