Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Киров мәктәбендә Казан Дәүләт аграр университеты галимнәре дәрес үткәрде

Бүген Казан Дәүләт аграр университетының бер төркем галимнәре Киров мәктәбе укучыларына дәресләр бирде.

             Укучылар дәресләрдә гамәли эшләр башкаруны аеруча ярата.

 Бүген Киров мәктәбе укучылары химия һәм биология дәресләрендә белемнәрне Казан Дәүләт аграр университеты галимнәреннән алды.

            Университетның агрохимия һәм туфрак төзелешен өйрәнү кафедрасы доценты Марина Михайлова шнур методы ярдәмендә туфракның механик составын билгеләргә өйрәтте.

 Үзебезнең бакча-кырларда үстерелгән яшелчәләрнең составына туфрактагы микроэлементларның ничек тәэсир итүен күрү, фәнни бәяләү укучыларның үзләренә дә кызык булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев