Киров мәктәбендә Казан дәүләт аграр университеты укытучылары дәрес бирде
Бүген,ягъни 17 ноябрь көнне, Киров урта мәктәбе базасында Казан дәүләт аграр университеты укытучылары игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы доценты Сабирова Р. М. бөртеклеләрнең дымлылыгын билгеләү, агрохимия һәм туфракны өйрәнү кафедрасы доценты Михайлова М. Ю. туфракның составын ачыклау буенча практик тәҗрибәләр үткәрделәр, балалар белән эксперименталь эшләр эшләнде.
Бу тәҗрибәләрнең нәтиҗәләре киләсе фәнни - тикшеренү конференцияләрендә яктыртылачак. Проект эшләре ел да Казан дәүләт аграр университетының фәнни эшләр буенча чыгарыла торган җыентыгында басылып килә, быелгы эшләр дә басылачак. Бу уку елында республикада Россиякүләм үткәреләсе фәнни конференцияләрдә укучыларның әзерлеге буенча университет галимнәре тарафыннан күрсәтмәләр бирелде, эш юнәлеше күрсәтелде. Профориентация буенча балалар белән сөйләшү уздырылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев