Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Әҗәкүл башлангыч мәктәбе укучысы Ләйлә Яппарова Роберт Миңнуллин исемендәге Россиякүләм фәнни-гамәли конференция лауреаты

Мәшһүр шагыйрь, журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин исемендәге Россиякүләм фәнни-гамәли конференция җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында Әҗәкүл башлангыч мәктәбе укучысы да бар.

          Әҗәкүл башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Яппарова Ләйлә Данис кызы беренче тапкыр Россиякүләм исеме астында үткәрелгән  фәнни-гамәли конференциядә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

                Роберт Миңнуллин исемендәге фәнни-гамәли конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетның мәгариф идарәсе, ТР язучылар берлеге, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан шәһәре Идел буе районының 88 нче мәктәбе тарафыннан оештырыла. Быел әлеге чарага нигез салынуга 5 ел тулды. Моңарчы республикакүләм үткәрелеп килгән фән бәйгесе Россия буенча узды. 

                  Конференциянең максаты – мәдәният һәм әдәбият өлкәсендә талантлы балаларны барлау, укучыларның фәнни һәм эзләнү күнекмәләрен үстерү, татар шагыйре Р.Миңнуллин иҗатын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев