Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 25 август көнне, Актанышның Ә.Авзалова исемендәге мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең пленар утырышы узды.

 Ул  "Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше - уңышлы белем бирүнең нигезе" дигән темага багышланды.

Киңәшмәне районның башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов ачып җибәрде. Төп доклад белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары,  мәгариф идарәсе башлыгы Ләйсән Нурлыева чыгыш ясады. Ул докладында узган уку елы йомгакларына анализ ясады һәм яңа уку елында алда торган бурычларны бәян итте.

Мөгаллимнәрнең быелгы август киңәшмәсендә  Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, Казан федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча ректор урынбасары Тимерхан Алишев, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры  ӘлфинурГалиәкбәрова,  Казан федераль университетының Алабуга институты ректоры  Елена Мерзон, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының планлаштыру һәм хезмәткә түләү бүлеге җитәкчесе Венера Садыйкова, «Бала-Сити» халыкара мәктәбе директоры Илдар Мөхәммәтовлар катнашты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев