Коронавирус амбразурасында — укытучылар

“9 нчы ноябрьдән прививка ясатмаган гражданнар эшләреннән читләштереләчәк,” – дип иңдерелгән хәбәрдән соң, күпләр ашыга-ашыга шәһәр поликлиникаларында таҗлы чиргә каршы укол салдыра башлады. Әмма хроник авырулардан интеккән халык аптырашта калды, чөнки моңа кадәр табиблар гел төрле чирләре булганнарга прививка ясату куркыныч, дип әйтә килделәр.
Прививка ясатканнан соң үлүчеләрнең дөньядан китү сәбәпләрен дә моңарчы “тынычлык” саклаган хроник чирләрнең кузгалуыннан дип аңлата килделәр. Әмма кешенең әлеге вакцинацияне күтәрә алу-алмавын белү өчен бер генә хезмәт коллективында да медицина тикшерүе уздырылмады бит. Шунлыктан, халык кинәт кенә мәҗбүри вакцинация игълан ителү хәбәрен башына чүкеч белән органдай кабул итте.
Шунысы гаҗәп, мондый илкүләм компания вакытында эреле-ваклы җитәкчеләрнең күзләре гел мәктәп укытучыларына төшә. Исегездәдер, 2019 нчы елны да, урыс булмаган халыкларның ана телен мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә укытуны тикшерергә кушылганнан соң, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының кан тамырлары буйлап йөргәннәр иде. Бу юлы да шулай килеп чыгарга охшаган. Әйтик, Түбән Кама шәһәрендә коронавируска прививка ясатудан баш тарту сәбәпле, 13 укытучыны эшеннән азат итәргә өлгергәннәр. Гәрчә мәгариф өлкәсендә хезмәт итүче 4992 хезмәткәрнең (педагогның) 90 проценты беренче компонентына вакцинация ясатса да (ул бит беркайчан һәм берничек тә 100 процентка үтәлә торган чара түгел, 90 да бик зур күрсәткеч бит). Безнең республикада, гомумән, процентларга игътибар аеруча көчле. Бер елны атаклы районнарыбызның берсендә сайлаулар вакытында барлык сайлаучы халыкның 102 проценты катнашкан иде.
Шушы уңайдан, башкалабыздагы үзем яшәгән Яңа Савин районында урнашкан мәктәпләрдә әлеге чараның ничек узуы белән кызыксындым. Район мәгариф бүлегендә әлеге саннарның ябык булуын, беркемгә дә хәбәр ителмәвен, бу мәсьәләгә җитәкчеләрнең бик тә сабырлык белән, аңлап карауларын, прививканың бернинди срокка карамыйча дәвам итүен әйттеләр. Педагогларга хас мондый карашны мин районның 103 нче урта мәктәбендә дә ишеттем.
— Мәктәбебездә 77 хезмәткәрнең 95 проценты прививка ясатты, — диде миңа белем йортының укыту эшләре буенча урынбасары Нәфисә ханым Зыятдинова. – 7 укытучыбыз әлегә медотвод алды. Бер укытучыбыз кадатмыйча тора. Аның ире начар авыру белән чирләп ята. Ире аңа: “Мин үлгәнче прививка ясата күрмә, прививкадан миннән алда үлсәң, мине кем тәрбияләр,”- дип әйткән. Менә күрәсезме бездә прививкага нинди караш. Без бит педагоглар, беркайчан да ямьсез, кешелексез чаралар белән эш итәргә тиеш түгел.
177нче урта мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Шәүкәт кызы Исхакованың сүзләре дә коллегасыннан әлләни аерылмады.
— Мәктәптә барлыгы 110 педагог, 54 техник хезмәткәр эшли, — диде ул. – 134 кеше прививка ясатты, 30ы медотвод алды. Барысының да җитди сәбәпләре, хроник авырулары бар. Бернишләр хәл юк. Хәзер авырмаган кеше юк инде. Курыкмыйча укол кадаткан укытучыларга, техник хезмәткәрләргә рәхмәт. Ни генә ишетергә туры килми бит. Барыбызның да чирне җиңәсе, яшисе килә!
91нче урта мәктәптә әлеге зәхмәткә каршы бергәләп каршы торалар.
— 95 хезмәткәрнең 79 проценты прививка ясатырга өлгерде. Калганнары медотвод алды. Безнең максат – коллективны бөтен килеш сакларга, ничек тә бергәләшеп чирне җиңәргә кирәк, -диде миңа мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәдинә апа Тукманова. – Галимнәр тизрәк тагын да камилрәк, көчлерәк дарулар уйлап тапсыннар иде. Без бөтен адымнарга барабыз, чир генә юкка чыксын. Балалар укытасы бар бит.
Батыр йөрәкле безнең укытучыларыбыз. Коронавирус амбразурасына башлап алар керә. Чөнки алар белә — укытучылар исән булса, тормыш туктамаячак.
Ирек НИГЪМӘТИ, "Мәгариф"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 08:45"Белем бирү моделе-Төпле шәхес" проектына "Яшьлек" яшьләр үзәге 780 мең сумлык ярдәм алачак 26 июньдә "УРАМ" паркында Татарстан Республикасында Яшьләр көнен бәйрәмендә яшьләр сәясәте оешмалары арасында игълан ителгән грантлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.9400
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.142400
-
27 июнь 2022 - 14:30С 1 июля начнет функционировать Федеральная государственная информационная система прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно») С 1 июля начнется регистрация в Федеральной государственной информационной системе прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно»).19400
-
27 июнь 2022 - 13:03Приглашаем на службу граждан РФ в органы внутренних дел! Граждан Российской Федерации в возрасте от 18 до 40 лет имеющих:16700
-
27 июнь 2022 - 11:21АО «Транснефть – Прикамье» подключило магистральные насосные агрегаты после замены на двух НПС Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» выполнили подключение двух новых магистральных насосных агрегатов (МНА) на нефтеперекачивающих станциях «Ковали» и «Тиньговатово» в республиках Татарстан и Чувашия.13700
-
26 июнь 2022 - 13:36Районның спорт җитәкчеләре һәм "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов республикакүләм шахмат ярышы җиңүчеләрен котлады Республикабызның 12 район һәм кече шәһәрләреннән килгән 112 яшь шахматчы 4 көн дәвамында шәхси беренчелек өчен көч сынашты. Актаныш спортчылары матур уеннар күрсәтеп районыбыз данын яклады.39701
-
26 июнь 2022 - 10:10Якташыбыз Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек» Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны Питрәч районының Әлбәдән авылында эзләп таптык. Хатыны Аннаның туган авылында йорт тергезәләр икән. Сәхнәдән кая югалдыгыз, дигәч, чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез, дип җавап бирде. Без аның белән үткәннәргә кайтып килдек, хәзерге сәхнә хәлләре турында сөйләштек.48601
-
23 июнь 2022 - 10:49У налогоплательщиков есть возможность получать актуальную информацию об уплате налогов по электронной почте или в смс-сообщении Налогоплательщики могут получать информацию о выполнении налоговых обязательств по электронной почте или в смс-сообщениях. Для этого достаточно направить согласие на информирование о наличии задолженности по форме, утвержденной приказом ФНС России от 06.07.2020 № ЕД-7-8/423@.32500
-
23 июнь 2022 - 08:53РЕШЕНИЕ Об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год Заслушав и обсудив доклад председателя финансово-бюджетной палаты Актанышского муниципального района К.Р. Каюмовой об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год, Совет Актанышского муниципального района РЕШИЛ:26400
-
22 июнь 2022 - 15:07Акционерное общество «Транснефть – Прикамье» повышает надежность производственных объектов АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан и Кировской области, в которых были задействованы 210 человек и 75 единиц техники. Работы проводились в соответствии с программой технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта.24400
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
29 июнь 2022 - 18:40Яңа Əлем мәктәбе директоры Шәрипов Илназ Илшат улы "Авыл яшьләре өчен туристик велопоход" проекты белән җиңү яулады26 июньдә Казан шәһәренең "Урам" экстрим-паркында үткәрелгән Яшьләр көне бәйрәмендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм физик затлар арасында грантлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.8200
-
29 июнь 2022 - 16:35Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов: Проблемаларыгыз белән үзегез генә калмагыз!Бүген район хакимиятендә май ае йомгаклары буенча 25 форма-киңәшмә узды.39400
-
29 июнь 2022 - 14:26"Җәмигъ" мәчетендәге дини лагерьда дини белемнәр белән беррәттән дөньяви гыйлемнәр дә бирелә20 июньнән районыбызның "Җәмигъ" мәчетендә дини лагерь үз эшчәнлеген башлады.10000
-
29 июнь 2022 - 14:04Райондашларыбызга карата суд утырышы карар чыгарды- бу ир-егетләр автомобиль йөртә алмаячак24 июнь көнне РФ КоАПның 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Яруллин Руслан Илсур улына һәм Батыров Линар Әзһәр улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.32600
-
28 июнь 2022 - 15:01В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер, токарь, ученик токаря, электромонтер В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер с опытом работы в сельском хозяйстве, токарь, ученик токаря, электромонтер. 8-927-044-45-1612900
-
28 июнь 2022 - 08:10«Актаныш» агрофирмасы ҖЧҖенә каравылчы кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8927044451618500
-
16 июнь 2022 - 08:03В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер, з/п от 30 тыс.руб.80600
-
27 июнь 2022 - 14:46Бәрәңге үстерүчеләр субсидия алачак Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан яңа ярдәм чарасы расланды.49400
-
26 июнь 2022 - 10:10Якташыбыз Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек» Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны Питрәч районының Әлбәдән авылында эзләп таптык. Хатыны Аннаның туган авылында йорт тергезәләр икән. Сәхнәдән кая югалдыгыз, дигәч, чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез, дип җавап бирде. Без аның белән үткәннәргә кайтып килдек, хәзерге сәхнә хәлләре турында сөйләштек.48601
-
24 июнь 2022 - 20:53Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов "Челтәр компаниясе" ААҖ алдындагы казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде Акционерлык җәмгыятнең иң зур бүләген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зарипов Ленар Рафак улына Минзәлә шәһәрендә узган яңа бина ачу тантанасында "Челтәр компаниясе"нең генераль директоры Илшат Фәрдиев тапшырды.49003
-
24 июнь 2022 - 16:00“Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче Фәнзилә Сираеваны хезмәттәшләре аягүрә басып алкышлады Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган медицина хезмәткәрләрен котлау тантанасында районкүләм "Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.85802
-
24 июнь 2022 - 15:42Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.67302
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика