Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АНТЫГЫЗГА ТУГРЫ КАЛЫГЫЗ: Бүген кадет-интернат мәктәбенең 35 укучысы Хәрби ант кабул итте(+фоторепортаж)

Бүген Кадет-интернат мәктәбенең 35 укучысы Хәрби ант кабул итте. Аларның 25е- V сыйныф укучылары.

         Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге  кадет-интернат мәктәбе укучылары өчен бүген иң истәлекле көн. Кадет тормышын башлап җибәрүче Хәрби ант кабул итү ел саен зурлап, "Иман" спорт комплексында уза. Быел да әлеге традициягә тугрылык саклап тантаналы чара үтте. 

       Бәйрәмгә килүчеләр барысы да битлектән, аларның  QR-кодларын тикшереп, температураларын үлчәп залга уздырдылар. Әти-әниләрне, кунакларны дистанция саклап утырттылар.  Тантана башланып киткәнче залда патриотик темадагы җырлар яңгырап торды.

       Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбендә бүген 136 укучы белем ала, аларга 27 педагог белем һәм тәрбия бирә. Әлеге мәгариф учреждениесендә белем алырга теләүчеләр елдан-ел арта. Быел мәсәлән, 5 сыйныфка укырга керү өчен 80 гариза тапшырылган. Комиссия имтихан тапшырганнан соң 25 укучыны сайлап алган. Башка сыйныфларга 10 укучы кабул иткәннәр. Бүген әлеге кызлар-егетләр тантаналы төстә кадет антын кабул итте. Һәрберсе ант текстын укыганнан соң "Россиягә хезмәт итәм!"- дип, антын тәмамлады.  Кадетларны бәйрәм белән мәктәп директоры Илсур Ялалов тәбрик итте. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева мәктәптә алып барылган укыту-тәрбия эшчәнлеген югары бәяләп, коллективка рәхмәт белдерде, кадетларны ант кабул итүләре белән котлады. Кадетлар турында һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә ишетелеп тора. Коллектив укытучыларның республикакүләм август киңәшмәсендә үзен бары уңай яктан, яхшы әзерлекле булуын күрсәтте. Ләйсән Фоат кызы алдынгы педагогларга- инглиз теле укытучысы Ләйлә Гардиевага район башлыгының Мактау кәгазен,  Роза Ришат кызына Рәхмәт хатын тапшырды. 

       Кадетларның Ант кабул итү тантанасы үзләре өчен генә түгел, район өчен дә күренекле вакыйга. Яшьтәшләренә бәйрәм сәламнәрен җиткерергә "Лачыннар" вокаль ансамбле егетләре дә килгән иде. Аларның җырлары, чыгышлары һәркемнең кәефен күтәрде, шатлык хисләре бүләк итте.

Кадетлар үзләре дә мәктәпт ә өйрәнгән барлык сәләтләрен тамашачыларга тәкъдим итте. "Кадетлар хәрәкәте", "Кул сугышы", "Милли көрәш", "Тынлы оркестр", "Автомодельләштерү" һәм башка түгәрәкләрдә, дәресләрдә алган белем-күнекмәләрен әти-әниләргә күрсәттеләр.  

        Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе район укучыларына гына түгел, республиканың, күрше Башкортстан якларыннан килеп белем алучы яшьләргә, яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирүдә, Туган илгә мәхәббәт, Ватанга тугрылык тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Бүген әлеге матур хезмәтнең күркәм нәтиҗәләрен күрдек. Дәвамлы булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев