Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

КОТЛЫЙБЫЗ:Изге һөнәр ияләре тәбрикләнде

Шушы көннәрдә Казанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының республика этабы үтте.

                                Бәйге «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «ОБЖ укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинацияләреннән гыйбарәт булды. 

                                Укытучылар күрсәтмә дәресләр һәм сыйныф сәгатьлэре үткәрделәр, методик семинарда катнаштылар, мастер-класслар оештырдылар, йомгаклау сынавы үттелэр – матбугат конференциясендә жюри әгъзалрының сорауларына җавап бирделәр.

                                «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Яңа Әлем мәктәбе укытучысы Сəлимҗанова Лилия Әхнəф кызы -лауреат, "Ел укытучысы" бәйгесендэ гуманитар гимназия-интернатынын инглиз теле мөгаллимәсе Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы  номинациядә җиңү яуладылар.

                                "Зур уңышлар тырышлыктан килә" дигән мәшһүр әдибебез, классигыбыз Габдулла Тукай билгеле шигырендә. Һәм бу чыннан да хак, дөрес!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Мәгариф Мәгариф яңалыклары Мәгърифәт Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Мәгариф хәбәрләре Ел укытучысы