Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Кояшкай“да бәйрәм

Һәр елның ноябрь аенда илебез әниләр көнен бәйрәм итә. Әлеге максаттан, безнең "Кояшкай" балалар бакчасында да 24 ноябрь көнне әниләрне җыеп бәйрәм кичәсе үткәрелде. Һәр кеше бәйрәмгә бүләк бирергә ярата. Без дә әниләргә балаларның матур җырларын, биюләрен тәкъдим иттек. Үз куллары белән ясап бүләк ителгән чәчәк, открыткалар әниләр күңеленә хуш...

Һәр елның ноябрь аенда илебез әниләр көнен бәйрәм итә. Әлеге максаттан, безнең "Кояшкай" балалар бакчасында да 24 ноябрь көнне әниләрне җыеп бәйрәм кичәсе үткәрелде. Һәр кеше бәйрәмгә бүләк бирергә ярата. Без дә әниләргә балаларның матур җырларын, биюләрен тәкъдим иттек. Үз куллары белән ясап бүләк ителгән чәчәк, открыткалар әниләр күңеленә хуш килгәндер. Ни дисәң дә, һәрбер әнигә үзенең улы, үзенең кызы - иң булганы, иң матуры, гомумән, иң изгесе.
Бәйрәм әниләр ярышы белән дәвам итте. Үзләренә исем сайлаганда, озын гомер билгесе, яктылык чыганагы булган "Кояшкай" исемен алдылар. Җыр-девизлары да темага туры килеп торды. Әниләр турындагы мәкальләрне дәвам итү, туплар белән ярышу, көйне тану, җырлап ребус чишү кебек биремнәр әниләр өчен бик авыр бирелмәде. Ә менә "баш хисапчы" уенында шактый гына көч сынашырга туры килде. Чөнки бер үк вакытта акча санарга һәм сорауларга җавап та биреп барырга кирәк иде.
Күңелле мизгелләр бик тиз артта калды. Жюри бик гадел хөкем итеп, бар әниләрне дә җиңүче итеп таныды. Кечкенә истәлек бүләкләре бирелде. Ә барлык әниләр өчен иң зур бүләк, сюрприз ул - иң кыю һәм иң батыр ике егетебез Мөдәрис Закиров һәм Илнар Закирҗановның бәйрәм котлавы булгандыр.
Барча әниләргә сәламәтлек, озын гомер телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев