Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Күп калмады ... имтиханга

Дәүләт йомгаклау аттестациясе - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Ул яңа технологияләрнең укыту системасына-процессына үтеп керүе белән тыгыз бәйләнештә тора. Дәүләт йомгаклау аттестациясендә дә ел саен үзгәрешләр булып тора. Район мәгариф бүлеге методисты Зимфира Хәкимова белән сөйләшүебез дә шул хакта. - Сүзебезне узган елгы дәүләт йомгаклау аттестациясеннән башлыйк...

Дәүләт йомгаклау аттестациясе - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Ул яңа технологияләрнең укыту системасына-процессына үтеп керүе белән тыгыз бәйләнештә тора. Дәүләт йомгаклау аттестациясендә дә ел саен үзгәрешләр булып тора. Район мәгариф бүлеге методисты Зимфира Хәкимова белән сөйләшүебез дә шул хакта.
- Сүзебезне узган елгы дәүләт йомгаклау аттестациясеннән башлыйк әле.
- Узган елгы уку елында төп мәктәпне 396 укучы тәмамлады, һәммәсе дә аттестат алып чыктылар. Яңа төрдәге имтиханда 391 укучы (98,7%) катнашты. 5 укучы (1,2%) традицион формада бирде (сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар).Төп көннәрдә IX сыйныф укучылары 1272 имтихан тапшырып, 8 имтихан нәтиҗәсе (0,6%) минималь чикне уза алмады. Бу укучылар өстәмә көннәрдә имтихан тапшырып, минималь чикне уздылар. IX сыйныфтан соң 10 укучы (2,5%) махсус урта, 224 укучы (56,5%) башлангыч һөнәри уку йортларында,162 укучы (40,9%) урта мәктәпләрдә укуларын дәвам итәләр.
Узган уку елының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә килгәндә, рус теле һәм инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәреннән районның уртача билгесе Татарстан Республикасыныкыннан түбән булды. Калган фәннәрдән билгеләр югары.
- Быел IX сыйныфны тәмамлаучы укучылар бирәчәк дәүләт йомгаклау аттестациясенең формаларына да тукталыйк әле...
- Дәүләт йомгаклау аттестациясенең формалары түбәндәгечә булачак: төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгырылыш имтиханы (ДЧИ).
- Төгәлрәк тукталсак...
- ТДИ - ул төп гомуми белем бирү системасының мәктәп программасына нигезләнеп үткәрелә торган дәүләт йомгаклау аттестациясе. Төп дәүләт имтиханын үткәргәндә, контроль бәяләү материаллары кулланыла.
ДЧИ формасы язмача һәм телдән булырга мөмкин. Программа эчтәлегенә нигезләнеп, биремнәр, билетлар төзелә. Бу төр имтиханны сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар тапшыра. Быел андыйлар районда икәү.
- Быел IX сыйныфны барысы ничә укучы тәмамлый һәм алар нинди фәннәрдән имтихан тапшырачак?
- 2013 - 2014 уку елында районда 360 укучы IX сыйныфны тәмамлый. Ә төп дәүләт имтиханнары түбәндәге фәннәрдән үткәрелә: математика (358 укучы), рус теле (358 укучы), җәмгыять белеме (36 укучы), физика (11 укучы), химия (5 укучы), биология (22 укучы), география (1 укучы), информатика һәм ИКТ (8 укучы), инглиз теле (2 укучы), тарих (1 укучы), рус теле әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән (358 укучы). Ә инде алдан әйтеп үтелгәнчә, ике укучы ДЧИ тапшырачак.
- Аттестат алу өчен укучылар ничә ТДИ бирергә тиеш булалар инде?
- Аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары 2 төп имтиханны бирергә тиешләр: рус теле һәм математика фәненнән. Болардан тыш, киләчәктә сайлаячак һөнәрләренә бәйле рәвештә, сайлап алу иреге белән алар рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ, чит тел, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән дә төп дәүләт имтиханы бирергә мөмкиннәр.
- Зимфира Зөфәковна, узган елгы уку елында чыгарылыш укучыларының барысы да татар теле һәм әдәбияты фәненнән яңа формада имтихан биргәннәр иде. Быел да шулай булачакмы?
- Юк, быел укучылар әлеге фәннәрдән имтиханнарны үз теләкләре буенча гына бирәчәк. Ә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты нигезләмәсенә таянып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, 29 апрель көнне чыгарылыш укучыларының белем күнекмәләрен тикшерү максатыннан бердәм республика тесты үткәрелә. Биредә барлык IX сыйныф укучылары да катнашырга тиеш булачак.
Бердәм дәүләт тесты имтихан бирү пунктында үткәрелә (ИБП - 1302).
Берәм дәүләт тестының кодлары түбәндәгечә :
21 код - татар телендә укучы татар төркеме балалары өчен - 3 сәгать 55 минут дәвам итә (235 минут);
22 код - рус телендә укучы татар төркеме балалары өчен - 3 сәгать 55 минут дәвам итә (235 минут);
23 код - рус телендә укучы рус төркеме балалары өчен - 2 сәгать 30 минут дәвам итә (150 минут).
24 код - чуваш, удмурт, мари, мордва, еврей телләрендә укучы балалар өчен - 2 сәгать 30 минут дәвам итә (150 минут). Бу төркем укучылары тест өлешен генә эшлиләр.
Берәм дәүләт тесты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган бланкларда эшләнелә.
- ТДИга әйләнеп кайтыйк әле. Укучылар имтиханга бернинди киртәләрсез кертеләчәкме?
- Имтиханны үткәрү пунктына чыгарылыш сыйныф укучылары металл детектор аша тикшерелеп кертеләчәкләр. Видео күзәтүләр онлайн режимда булачак. Димәк, имтиханны үткәрү формасы күрсәтелеп һәм күзәтелеп барылачак.
- Үзләре белән нәрсәләр алып керергә ярый инде?
- Ручка, укучының шәхесен раслый торган документ (паспорт), Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән фәнгә кагылышлы предметлар, кирәк вакытта дарулар һәм туклану кирәк- яраклары.
- Ә нәрсәләр ярамый?
- Үзләре белән кесә телефоннары, исәп-хисап техникасы, фотоаппарат, күрсәткеч материаллар алып керү, имтихан вакытында имтихан бүлмәсендә бер-берсе белән сөйләшү, бер урыннан икенче урынга күчү, имтихан бүлмәсеннән үз иреге белән чыгу тыела.
- Төп дәүләт имтиханың үткәрү көннәрен дә әйтеп үтсәгез иде...
- Төп көннәргә килгәндә:
28 май (чәршәмбе): җәмгыять белеме фәне - 3 сәгать, химия фәне - 2 сәгать, рус әдәбияты фәне - 3 сәгать 55 минут, информатика һәм ИКТ - 2 сәгать 30 минут дәвам итә.
31 май (шимбә): математика фәне - 3 сәгать 55 минут дәвам итә.
3 июнь (сишәмбе): география фәне - 2 сәгать, тарих фәне - 3 сәгать, биология фәне - 3 сәгать, чит тел фәннәре - 2 сәгать 10 минут, физика фәне - 3 сәгать дәвам итә.
6 июнь (җомга): рус теле - 3 сәгать 30 минут дәвам итә.
Алдан үткәрү көннәре:
21 апрельдән (дүшәмбе) 17 майга кадәр (шимбә) - бөтен фәннәрдән дә. Бу безнең районда юк.
- Имтиханнар тапшыру өчен өстәмә көннәр дә биреләме?
- Әйе, андый мөмкинлек бирелә. 10 июнь (сишәмбе) - география, химия, рус теле әдәбияты, тарих, физика, чит телләр, җәмгыять белеме, биология, информатика һәм ИКТ фәннәре өчен. Чөнки төп көннәрдә фәннәр тәңгәл килергә мөмкин. Шуңа күрә өстәмә көннәр бирелә.
16 июнь (дүшәмбе) - рус теле, математика фәннәре өчен, ягъни укучы төп көннәрдә беренче фәннән икеле алса.
19 июнь (пәнҗешәмбе) - бөтен фәннәрдән дә (калган фәннәрдән икеле алса).
- Әлеге сөйләшүдән IX сыйныф укучылары да, аларның әти-әниләре дә үзләренә кирәкле мәгълүматларны алганнардыр дип ышанасы килә. Имтиханнар башланырга күп вакыт калмады. Артык борчылуларга бирешмичә, тынычлык саклап, әлеге сынауларга тырышып әзерләнеп, аларны уңышлы тапшырып чыгарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев