Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Курска чакырабыз

Балалар иҗат үзәгендә коррекцион түгәрәк эшли башлый. Аның максаты-физик һәм психик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәрәкәтен, сөйләмен, абстракт фикерләвен, әйләнә-тирә дөньяны кабул итү һәм танып белү күнекмәләрен үстерү, иҗади фантазияләрен көчәйтү. Программага кызыл балчык, пластилин, камыр һәм балавыздан фигуралар әвәләү, рәсем сәнгате, табигый материаллардан сыннар ясау кертелгән. Үзләре йөри алмаганнар өчен...

Балалар иҗат үзәгендә коррекцион түгәрәк эшли башлый. Аның максаты-физик һәм психик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәрәкәтен, сөйләмен, абстракт фикерләвен, әйләнә-тирә дөньяны кабул итү һәм танып белү күнекмәләрен үстерү, иҗади фантазияләрен көчәйтү.

Программага кызыл балчык, пластилин, камыр һәм балавыздан фигуралар әвәләү, рәсем сәнгате, табигый материаллардан сыннар ясау кертелгән.

Үзләре йөри алмаганнар өчен дәресләр индивидуаль тәртиптә (өйгә барып) үткәрелә.

7 яшьтән алып 25 яшькәчә булганнарның түгәрәккә язылуларын көтәбез.

Иҗат үзәгенең телефоннары: 3-19-67, 3-12-94. Кәрәзле телефоннар: 8-917-934-17-35, 8-906-122-06-56.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев