Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Өлкәннәр компьютерны үзләштерә

Татарстанда 10 мең пенсионерны компьютер нигезләренә өйрәтү Татарстан Республикасы Кабинетлар Министрлыгы нигезендә быел гамәлгә керде. "Интернет - озын гомер" программасы һәм "Өченче буын университеты" проекты аша безнең районда компьютер курсларында 122 өлкән кеше укып чыкты. Шуларның 22се "Россия пенсионерлар берлеге" аша башлангыч уку курслары үтеп, ОВМ операторы булып чыктылар. Курслар...

Татарстанда 10 мең пенсионерны компьютер нигезләренә өйрәтү Татарстан Республикасы Кабинетлар Министрлыгы нигезендә быел гамәлгә керде.
"Интернет - озын гомер" программасы һәм "Өченче буын университеты" проекты аша безнең районда компьютер курсларында 122 өлкән кеше укып чыкты. Шуларның 22се "Россия пенсионерлар берлеге" аша башлангыч уку курслары үтеп, ОВМ операторы булып чыктылар.
Курслар Актанышның 2 нче мәктәбендә оештырылды. Мәктәп директоры Ләйсән Нурлыева, информатика укытучылары Гөлнара Әхмәтдинова, Гөлнар Гыйләҗеваның тырышлыклары һәм ярдәмнәре белән уздырылды. Укучы-пенсионерлар Д.Латыйпова, Л.Хафизова, С.Әхмәтова, Р.Вафина, Ф.Мирзашәехова, Р.Әхкямов, И.Шәвәлиева, Ф.Солтанова, И.Камалова, Г.Камалов, В.Вахитов, Р.Малихов, З.Кәлимуллина, Л.Мәхмүтова, Р.Сәетова, Р.Габдуллина, Л.Гыйльметдинова, Г.Гаязова, И.Вәкилова, Д.Яһудина, Р.Гыйздуллина һәм Р. Корбангалин, компьютер серләренә төшенеп, үзләренә кирәкле яңа шөгыль таптылар һәм әлеге курсларны оештыручыларга, өйрәтүчеләргә чиксез рәхмәтле булуларын белдерделәр.
Программа кысаларының чикле булуы сәбәпле, күп кенә пенсионерларның бу теләге әле хыял гына булып калды. Аларның да ышаныч-өметләрен акларга тырышабыз. Шуның өчен компьютер курсларын тагын октябрь аенда ачу планлаштырыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев