Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Максат - гимназист исеменә тап төшермәү

Быел мин 5 сыйныфка Актаныш гуманитар гимназиясенә килдем. "Анда иртәдән кичкә кадәр укыталар бит, башка бернәрсәгә вакыт калмый дип әйтәләр", - дип куркытучылар булган иде. Әмма монда миңа бик ошый. Әйе, дәресләр иртәдән кичкә кадәр бара, әмма кичке яктагы өстәмә дәресләрдә спорт белән шөгыльләнергә дә, җыр-бию түгәрәкләренә керергә дә, олимпиадага...

Быел мин 5 сыйныфка Актаныш гуманитар гимназиясенә килдем. "Анда иртәдән кичкә кадәр укыталар бит, башка бернәрсәгә вакыт калмый дип әйтәләр", - дип куркытучылар булган иде. Әмма монда миңа бик ошый. Әйе, дәресләр иртәдән кичкә кадәр бара, әмма кичке яктагы өстәмә дәресләрдә спорт белән шөгыльләнергә дә, җыр-бию түгәрәкләренә керергә дә, олимпиадага әзерләнергә дә вакыт җитә. Әле укулар башланганга нибары ике ай, ә без сыйныфыбыз белән инде кино төшерергә дә, театр куярга да, иҗади бәйгеләрдә көч сынашырга да өлгердек.
14 октябрь көнне исә безне - 5а һәм 5б сыйныфына төрле мәктәпләрдән җыелган 19 укучыны - гимназиягә тантаналы төстә кабул иттеләр. Бар гимназистлар һәм әти-әниләребез каршында XI сыйныф укучылары безнең күкрәкләргә гимназист тамгасы такты. "Без 11 ел буе гимназист исеменә тап төшермәдек, сез дә үзегезне бары тик матур, күркәм яктан гына күрсәтеп, гимназия сезнең белән горурланыр дип ышанабыз", - диделәр.
Бәйрәмне гимназия ашханәсендә дәвам иттек. Чәй табыны артында сыйлана-сыйлана, педагог-оештыручы апабыз Миләүшә Аграпова оештырган уеннарда әти-әниләр белән бергә көч сынадык, сыйныфыбыз белән төшергән "кино"ларны күрсәттек, җырладык, биедек - кыскасы, кемнең нинди сәләткә ия икәнлеге барысы шушы кичәдә ачылып бетте.
Сыйныф җитәкчеләребез Резеда Вәлиева һәм Чулпан Шәрипова безне укырга килгәндә бик дулкынланып каршы алганнар иде. Икесенең дә әле беренче мәртәбә генә сыйныф җитәкчесе вазифасына алынулары чөнки. Әмма уртак телне тиз таптык. Бергә-бергә яңа үрләр яуларга, тырышып укырга - алга теләк-максат шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев