Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәп программасындагы җәмгыять белеме предметы укытылмаячак

Мәктәп программасындагы җәмгыять белеме предметы 6-8 сыйныфларда 2025 елның 1 сентябреннән укытылмаячак.

Россия Мәгариф министрлыгы җәмгыять белеменең мәктәп курсын кыскартты һәм тарихны өйрәнү күләмен арттырды. Министрлыкның тиешле боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Җәмгыять белеме 6-8 сыйныфлар программасыннан тулысынча чыгарыла. Бу фән 9 нчы сыйныфта гына укытыла башлый, аңа атнага 1 сәгать, яки 34 уку атнасыннан торган уку елында 34 сәгать вакыт бирелә. 10 нчы сыйныфта фән  атнага бер дәрес буенча өйрәнеләчәк. 11 нче сыйныфта курс күләме үзгәрешсез, атнага ике сәгать кала.

Шул ук вакытта тарих укытуга урын зуррак күләмдә бирелә. 5-8 сыйныфларда тарих дәресләре саны атнага икедән өчкә кадәр артачак.

Үзгәрешләр 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев