Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

МАКТАУГА ЛАЕК ХЕЗМӘТ: Актаныштагы "Иң яхшы методист" гранты ияләре (ИСЕМЛЕК)

"Иң яхшы методист" гранты ияләре:

Роза Әсгать кызы Имамова – район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик  эшчәнлек буенча урынбасары. Гомуми эш стажы 38 ел, методик эшчәнлек буенча җитәкчелектә 18 ел.
Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, РФ Мәгариф министрлыгының ”Мактаулы мәгариф хезмәткәре” күкрәк билгесе, район башлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2015 елда Татарстан Республикасының “Атказанган укытучы”сы исеменә лаек булды. Роза Әсгать кызы мәгариф идарәсендә 1987 елдан эшли. Ул мәгариф өлкәсендә фәнни-методик эшчәнлекне оста оештыручы, эрудицияле, компетентлы җитәкче.

Илназ Илшат улы Шәрипов, мәгариф идарәсендә 9 елга якын мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча методист булып эшләде. Соңгы 3 елда районның яшь укытучылар Советы рәисе дә булып тора. Югары категориягә ия. Белем бирү өлкәсендә электрон журнал һәм көндәлекләрнең эшләвен күзәтүдә тотып, edu.tatar.ru порталын көйләп тору вазифасын да башкарды. 

Луиза   Шәйхенур кызы Равефова, милли мәсьәләләр һәм төбәкара хезмәттәшлек методисты. Педагогик стажы 15 ел,  I квалификацион категориягә ия.Милли мәгарифне үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең күп төрлелеген һәм шул ук вакытта нәтиҗәле икәнен  республикабыз күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, “Илһам” бөтенрәсәй яшь язучылар һәм шагыйрьләр бәйгесендә, “Сәйяр” балалар һәм яшьләр театрлары фестивалендә, олимпиадаларда ирешкән  уңышлары раслый.  

 

Гөлназа Дәүрән кызы Имамразыева – югары квалификацион категорияле башлангыч белем бирү 
методисты. Мәгариф идарәсендә  7 ел хезмәт куя, педагогик эш стажы 13 ел.  “Иң яхшы методист – 2015”,  “Иң яхшы методист – 2018”  грант иясе. Методист – компетентлы шәхес тә, укытучыларга методик ярдәм күрсәтүче дә, киңәшче дә һәм чын дус та булырга тиеш. Әнә шундый югары сыйфатларга ия булганда гына ул укытучылар тарафыннан уңай нәтиҗә көтә алачак.

Амерзьянова  Юлия Валентиновна, педагогик кадрлар һәм аттестация өчен җаваплы югары квалификацион категорияле методист, мәгариф идарәсендә 8 ел хезмәт куя. Кадрлар потенциалын эффектлы үстерү проектын тормышка ашыру, педагогик кадрларның аттестацияләрен оештыру һәм үткәрү,  белем күтәрү курсларын оештыру педагогик кадрларның үсешенә китерә. Педагогларның һөнәри бәйгеләрдә, грантларда катнашуы, тәҗрибә уртаклашулары уңай нәтиҗәләр  бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев