Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районыбыз мәктәпләре укучылары кичә Ижауда һәлак булган яшьтәшләрен бер минут тынлык белән искә алды

Кичә, 26 сентябрьдә Удмуртиянең Ижау шәһәрендә булган фаҗигале вакыйга һәркемне тетрәндерде.

 

            Вәхши ир-егет 88 нче мәктәпкә утлы корал белән бәреп кереп, башта уку йортының каравылчысын атып үтерә. Соңыннан 15 укучы аның кулыннан һәлак була.

              Бер гөнаһсыз сабыйларның террорист кулыннан шәһит китүе дошманнарның янәшәдә генә булуын, алар өчен изге төшенчәләр юклыгын күрсәтүче куркыныч гамәл.

         Бүген районыбызның Меңнәр, Татар Суыксуы һәм Байсар мәктәбе укучылары мәктәпкә килү белән линейкага тезелде. Җыелу, гадәттәгечә, күңелле вакыйгаларга багышланмады. Кызлар -малайлар кичә һәлак булган Ижаудагы яшьтәшләрен бер минут тынлык белән искә алды. Укытучылар балаларга әлеге уңайдан тулы мәгълүмат биреп, уяулыкны арттыру кирәклеген һәм саклану чаралары турында аңлатты.

            Шулай ук районыбызның башка мәктәпләрендә дә Удмуртиядәге траур көне уңаеннан искә алу чаралары узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев