Актаныш

Мәгариф белән идарә итүгә инновацион якын килү

Быелгы уку елын мәгариф хезмәткәрләре яңа җитәкче белән каршылый. Күптән түгел, район мәгариф бүлеге җитәкчесе булып Ләйсән Нурлыева эшли башлады. Тиздән мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтәчәк. Аның секция утырышлары инде тәмамланды. Алда эшлекле сөйләшүнең пленар өлеше көтелә. Шул уңайдан Ләйсән Фоат кызы белән әңгәмә кордык. Сөйләшү нигездә мәгариф өлкәсендәге...

Быелгы уку елын мәгариф хезмәткәрләре яңа җитәкче белән каршылый. Күптән түгел, район мәгариф бүлеге җитәкчесе булып Ләйсән Нурлыева эшли башлады. Тиздән мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтәчәк. Аның секция утырышлары инде тәмамланды. Алда эшлекле сөйләшүнең пленар өлеше көтелә. Шул уңайдан Ләйсән Фоат кызы белән әңгәмә кордык. Сөйләшү нигездә мәгариф өлкәсендәге уңышлар, проблемалар хакында барды.
- Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. 2013 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль закон һәм Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" законы гамәлгә керде.
Яңа закон буенча, мәктәпкәчә белем бирү мәгарифнең гомуми белем бирү системасының беренче баскычына әверелде һәм федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыру бурычы куелды.
- Бу яктан безнең районда хәл ничек?
- Районда 42 балалар бакчасына 1560 бала йөри. 1яшьтән 7 яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә тәрбия белән тәэмин итү 72,5 % тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча уртача 100 урынга 80 бала туры килә. Соңгы 3 елда мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларында 130 өстәмә урын булдырылды. 2014 елның июнь аенда 140 урынга исәпләнгән "Умырзая" балалар бакчасы һәм 30 урынга исәпләнгән шәхси балалар бакчасы куллануга тапшырылды. Балалар бакчасы татар һәм рус телләрен нәтиҗәле итеп өйрәтү өчен яңа укыту- методик комплектлары (УМК ) һәм мультимедиа белән тулысынча тәэмин ителде.
- Ләйсән Фоатовна, гомуми белем бирү системасының икенче баскычына тукталсак...
- Районда сәләтле балалар белән эш 2014-2019 елларга кабул ителгән "Сәләтле балалар" программасы нигезендә оештырыла. 2013-2014 уку елында Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының регион этабында 41 укучы катнашып, өчесе җиңүче, дүртесе призер булды. Республика фән олимпиадалары буенча әлеге күрсәткеч бергә унберне тәшкил итә. Талантлы балалар белән эшләү кысаларында укучылар күп төрле иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда катнашып киләләр. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия базасында өченче ел рәттән укучыларның республика фәнни-тикшеренү конференциясе уза.Укытучыларның алдынгы эш тәҗрибәсен тарату һәм Гамил Афзалның әдәби мирасын өйрәнү,пропагандалау максатыннан татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты,инглиз теле укытучылары өчен республикакүләм Гамил Афзал укулары үткәрелә.
25 июнь көнне Казанның "Корстон" комплексында Математика елына йомгак ясалып, бәйрәмгә районнан 16 кеше чакыру алды. 2014-2015 уку елы Физика елы итеп игълан ителәчәк.
- Быелгы БДИ хакында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.
- Мәктәпләр һәм мәгариф идарәсе БДИга әзерлек буенча уку елы башында расланган чаралар планы нигезендә эшләделәр. 2014 елда районда БДИ үткәрү кампаниясендә яңалык булып, имтиханны үткәрү пунктына чыгарылыш сыйныф укучылары металл үткәргеч (металлоискатель) аша тикшереп кертелделәр. Видеокүзәтүләр онлайн режимында булды. Имтихан барышы күзәтелеп барды. БДИ үткәрү барышына контрольне көчәйтү максатыннан, имтиханнарда җәмәгать күзәтүчеләре катнашты.
Быел район мәктәпләренең XI сыйныфларын 161 укучы тәмамлады. Узган елдагыча БДИ форматында имтихан бирү өчен барлыгы 11 фән: рус теле һәм математика, информатика, тарих, биология, чит тел, химия, җәмгыять белеме, физика, география, рус әдәбияты тәкъдим ителде.
Төп мәктәпне 360 укучы тәмамлады, һәммәсе дә аттестат алып чыктылар.Яңа төрдәге имтиханда 358 (99,4%) укучы катнашты. 2 (0,6%) укучы традицион формада бирде (сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар).
Быелгы уку елының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы һәм районныкы белән чагыштырып карасак, физика, химия, тарих фәннәренең уртача билгесе Татарстан Республикасыныкыннан түбән. Калган фәннәрдән билгеләр югары булды.
- Барыбыз да балаларыбызның тәрбияле булуын телибез. Мәгариф оешмалары ата-аналар белән кулга-кул тотынып хезмәттәшлек иткән очракта гына аның нәтиҗәсенең уңай булуы һәркемгә мәгълүм.
- Сүз дә юк, бергә эшләсәң генә нәтиҗәсе күренә. Тәрбия эшен эзлекле рәвештә һәм билгеле бер юнәлештә оештыру максатыннан, район Башкарма комитеты җитәкчесенең 2014 елның 6 маенда чыккан 251 санлы карары нигезендә, 5 елга "Актаныш муниципаль районында тәрбия эше буенча комплекслы программа" кабул ителде. Җирлегебездә балаларны сәламәтләндерүнең бербөтен системасы булдырылып, ул программа мәгариф идарәсе, мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү оешмалары, җәмәгать оешмалары аша тормышка ашырыла.
Мәгариф оешмаларының социаль торышына килгәндә: 3389 укучының 302се тулы булмаган гаиләләрдә тәбияләнә; 38е - опекада торучы балалар, 23е тәрбиягә алынганнар, "риск" төркеменә керүче балалар саны - 86; аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балалар - 230; инвалид балалар саны - 75. Һәр мәктәптә авыр гаиләләр һәм тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән эш планлы рәвештә оештырыла. Бу эш белән мәктәп советы, профилактика советы, администрация, ата-аналар, ИДН инспекторлары тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. Киләчәктә дә ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торырбыз, дип ышанам.
- Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Мәгариф хезмәткәрләренә әйтер теләкләрегез...
- Республика август киңәшмәсе кысаларында яңа уку елында муниципаль белем бирү системасын үстерү буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән килешү төзеде.Үз чиратында мәгариф идарәсе барлык мәктәп директорлары белән шундый килешү эшләячәк һәм шуның нигезендә хезмәт итәчәк. Укучыларда белем алуга кызыксыну уяту, сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыру, бүгенге тормышка яраклы, иҗади фикерли ала торган,инициативалы, креатив, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү төп бурычыбыз булып тора. Тормыш безнең алга яңадан-яңа бурычлар куя. Хәзерге көндә мәгълүматлы, югары белемле булудан тыш, гамәлдә аларны куллана белү бик мөһим. Шуңа күрә балаларга белем бирү белән беррәттән, аларны үзебез дә ирешә алмаган үрләрне яуларга сәләтле итеп тәрбиялик. Яшь буынны бүгенге җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә өйрәтү өчен белем эчтәлеген яңартырга, мәгариф хезмәткәрләренең социаль статусын күтәрергә, алдынгы педагогик тәҗрибәне киң кулланырга кирәк. Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һәр көнегез хезмәт һәм якты ниятләр, яңа идеялар белән тулып торсын. Авыр хезмәтегездә уңышлар, иҗади ачышлар, күңел байлыгы телим.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: