Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәктәпләрне бүләкләячәкләр (фото һәм видео)

Район мәктәпләренең яңа 2022-2023 нче уку елына әзерлеген карауда Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов белән берлектә аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова катнашты. 

              Районыбыздагы 27 мәктәп яңа уку елында 3200 укучыны кабул итәчәк. Нигездә, белем һәм тәрбия учаклары үз көчләре белән әзерләнеп яңа уку елын каршы ала.

           Республика ярдәме белән (Татарстан Республикасының махсус программасы буенча) Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре,"Тылсым" һәм 6 санлы балалар бакчасында төзекләндерү үткәрелгән.

             Мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә республикабызда аерым игътибар. Быел районыбызның Яңа Әлем, Богады, Сәфәр һәм Такталачык мәктәпләре ашханәләре "Мәктәп ашханәләрен төзекләндерү" программасына кертелеп, бик матур төзекләндерү, җиһазландыруга лаек булдылар.

                 Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова Сәфәр, Аккүз, Байсар, Татар Суыксуы, Актанышның 6нчы санлы бакчасы һәм Яңа Әлем мәктәбе һәм  балалар бакчасының грант конкурсларында актив катнашып җиңүгә ирешүләрен, коллективларның шушы грант акчалары белән яңа уку елына әзерләүләрен билгеләп үтте:

 

- Байсар мәктәбендә үзгәрешләр милли бизәлешләре белән үзенчәлекле.  Мәктәп директоры Рамил Җәмигънур улы үзе дә милли җанлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Диварлардагы стендлар милли стильдә орнаментлар белән эшләнгән. Директор коллектив белән берлектә  балаларда туган телгә, туган җиргә карата ярату хисләре тәрбияләүне максат итеп куя,- дип сөйләде журналистларга Раниза Шакирова.

 

Реклама

                Әлбәттә, аеруча тырыш хезмәт куйган мәктәп коллективлары мактауга һәм хөрмәткә лаек. 15,16 август көннәрендә узган караулардан чыгып мәктәпләргә урыннар чыгарылачак. Җиңүчеләрне мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә котлаячаклар. Мактаулы урыннар алучыларга акчалата бүләкләр тапшыру күздә тотыла.  

         Район мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе 25 августка билгеләнде.

Фотолар Актаныш районы хакимиятенең мәгълүмат үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев