Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәгариф өлкәсендә яңа стандартлар – заман таләбе

Уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү безнең төп максат. Мәгариф өлкәсендә яңа стандартлар белем бирү максатын, бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырдан үзгәртте. Яңалыкларны тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде.Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына (ФГОС) күчү...

Уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү безнең төп максат.
Мәгариф өлкәсендә яңа стандартлар белем бирү максатын, бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырдан үзгәртте. Яңалыкларны тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде.Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына (ФГОС) күчү "Безнең яңа мәктәп" милли мәгариф инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора.Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында.Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота-укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәтә. Бу очракта укытучы дәрестә оештыручы, координатор, консультант ролендә.
Яңа стандартлар башлангыч сыйныфлар өчен 2011 елда кабул ителсә, ә урта сыйныфларда укучыларны - 2015 елда, өлкән сыйныфларны 2020 елда күчерү көтелә.Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш.Стандартларның максаты - үз иленең чын гражданинын тәрбияләү.
Шул максаттан чыгып, районыбызда татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен курслар оештырылды.Курслар педагогика фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты Роза Хәйдәрова җитәкчелегендә алып барылды. Зөлфирә Миңнәхмәт кызының әдәби әсәрләрне яңача анализлау алымы укытучыларны заман таләпләренә туры китереп эшләргә өндәде.
ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов әйткәнчә, Актаныш - тулысынча диярлек татарлардан торган татар районы. Шуңа күрә телебез, милләтебезнең дәрәҗәсен төшермичә, ә елдан- ел камилләштерергә тиешбез.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары районда гына түгел, республикада да әйдәп баручылар рәтеннән төшеп калмаслар, дип уйлыйм.
Без районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары бу курсларны оештыручы җитәкчеләргә, мәгариф бүлегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Менә тиздән тагын яңа уку елы башланып китәчәк. Мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы барлык хезмәттәшләремә зур уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев