Актаныш

МӨХТӘРӘМ ЗАТ ИДЕ: Гомерен укытучылыкка багышлады

Апач авылында гомер иткән кадерле әтием Фаиз Гәрәй улы Гәрәевнең якты истәлегенә багышлыйм бу язмамны. Әүвәлге елның 9 октябрендә әтиемә 70 яшь тулган булыр иде. Ләкин язмыш үзенчә хәл кылды: узган елның 9 декабрендә аны арабыздан алып китте. Без зур югалту кичердек. Әтием 1946 елда Дербешка эшчеләр бистәсендә туа. 6...

Апач авылында гомер иткән кадерле әтием Фаиз Гәрәй улы Гәрәевнең якты истәлегенә багышлыйм бу язмамны. Әүвәлге елның 9 октябрендә әтиемә 70 яшь тулган булыр иде. Ләкин язмыш үзенчә хәл кылды: узган елның 9 декабрендә аны арабыздан алып китте. Без зур югалту кичердек.
Әтием 1946 елда Дербешка эшчеләр бистәсендә туа. 6 айлык вакыттан бабам белән әбиемнең туган авылы Иске Бикчәнтәйдә яши башлыйлар. Башлангыч белемне - Иске Бикчәнтәйдә, сигезьеллыкны - Әтәстә, урта белемне Пучыда үзләштерә. Аннары Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетын тәмамлый.
11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Совет Армиясе сафларына алынып, хәрби хезмәтен Германия демократик республикасында үти, взвод командиры була. Әтиемнең хәрби хезмәттәге югары уңышлары өчен ике тапкыр бирелгән Мактау кәгазьләре бар, исеме хәрби частьнең мәңгелек исемлегенә кертелгән.
Үзенең мөгаллимлек юлын әти 1968 елдан Әтәс мәктәбендә физкультура, хезмәт, география фәннәрен укытудан башлый. ВЛКСМның район комитетында яшьләр эшләре буенча секретарь вазифасын башкару да аны балаларга белем бирүдән аера алмый. Яңадан директорның уку-укыту буенча урынбасары булып эшен дәвам итә, районда беренче булып, Әтәс мәктәбендә методик кабинет оештырыла. Бу зур хезмәт югары бәяләнә: кабинет I урынны ала, әтиемә мактаулы билге бирелә.
Әтәстә урта мәктәп ачылгач, ул 10 ел буе хәрби җитәкче булып эшләде. Бу вазыйфасын бигрәк яратты. "Укучыларны хәрби хезмәткә әзерләүдә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен" дип язылган истәлекле кәгазьләре. армия сафларына алынган укучыларының илебезнең төрле төбәкләреннән агылган солдат хатлары аның хезмәтенең бәяләре булып тора.
Әтиемнең хезмәт стажы 41 ел булса, шуның 8 елында ул Әтәс мәктәбе директоры вазифасын башкарды. Егетләрчә төз буй-сынлы, камил кыяфәтле, ыспай киенгән, игътибарлы, бала җанлы әтиемне укучылары да нык яратты. Әле дә хәтеремдә, тәнәфестә төрле сыйныф укучыларының аны сырып алулары, ул үткәргән дәрес тәэсиреннән арына алмыйча, сорауларга күмүләре! Юкка гына, 16 укучысы табигать-география буенча белгечлек сайламагандыр!
Иң авыр вакытларда адәм баласы иң көчле терәге - газиз әти-әнисенә таяна. Тормыш авырлыкларына безнең әтинең үз карашы булды, үзе дә зарланмады, безгә дә киңәш итмәде. "Ничек җитештек икән барысына да? Мәктәптә дәресләр укытканнан соң, бетмәс-төкәнмәс җәмәгать эшләре: стена газетасы чыгару, ДОСААФ комитеты рәисе, спорт җитәкчесе, агитатор"... - дип искә ала иде ул яшь чакларын.
Әнием Нәркизә Батырхан кызы белән дә шушы мәктәп баскычларында таныша ул. Әҗмәт башлангыч мәктәбендә 1 ел укытканнан соң, Әтәс мәктәбенә урыс теле укытырга килеп, 36 ел әтием белән бергә кулга-кул тотынышып, балаларга белем бирермен дип уйламагандыр Адай авылы кызы. Моңлы тавышлы, чибәр әнием белән алар 41 ел тату-дус гомер иттеләр, сеңлем белән икебезне тәрбияләп үстерделәр.
Лаеклы ялга чыккач та әти өйдә тыныч кына ятуны үз итмәде. Әтәс җирлеге ветераннар советы рәисе булды, җирлектә уздырылган бер чара да аннан башка узмады, районкүләм чараларының да активисты иде.
Әтиемнең безне, балаларыбызны, мәктәптә укучыларны тәрбияләүгә куйган хезмәте бер үлчәүгә дә сыймаслык! Шунлыктан да ул ахыргы мизгелләренә кадәр дә алтын-көмешләр, энҗе-мәрҗәннәр белән дә үлчәп булмый торган тиңсез байлыкка - балалар мәхәббәтенә. укучылар рәхмәтенә, хезмәттәшләренең ихтирамына лаек булды. Чөнки әтием чын кешедә булырга тиешле бар сыйфатка да ия Кеше иде.
Газиз Әткәй!
Көткән сабыеңны
Учларыңда күккә чөйдең Син.
Шул мизгелдән ирлек хисе белән
Бар дөньяны янып сөйдең Син!
"Балакаем канатлана!" диеп,
Бөркет кебек очып йөрден Син.
Сабыйларга кирәк кадәр Җылы,
Кирәк кадәр Акыл бирдең Син!
Тормыш бураннарын, давылларын
Ераклардан күрә килдең Син.
Гомер буе безгә һәм Әнкәйгә Зур
Бәйрәмнәр бирә белден Син!
Яхшы атаның хакы йөз яхшы останың хакыңнан да олырак. Үзебезне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәнең һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәнең өчен без Сиңа, әткәем, зур рәхмәтле. Караңгы гүрләрең якты. Урының җәннәттә булсын, Кадерлебез безнең.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: