Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Җәмигъ мәчетендә – дини түгәрәк

Көзге каникул көннәрендә Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен "Мин Коръән укырга өйрәнәм" исемле түгәрәк эшли башлады. Анда Руслан хәзрәт Мортазин, Раушан хәзрәт Хөснетдинов балаларга дин гыйлеме өйрәтәләр. Бирегә килгән 14 бала алган белемнәрен кабатлыйлар, намаз уку тәртипләрен үзләштерәләр, Коръән укырга өйрәнәләр. Райондашларыбыз Аллаһы Тәгалә ризалыгына өмет итеп чалдырган корбан итләреннән...

Көзге каникул көннәрендә Җәмигъ мәчетендә ир балалар өчен "Мин Коръән укырга өйрәнәм" исемле түгәрәк эшли башлады.
Анда Руслан хәзрәт Мортазин, Раушан хәзрәт Хөснетдинов балаларга дин гыйлеме өйрәтәләр. Бирегә килгән 14 бала алган белемнәрен кабатлыйлар, намаз уку тәртипләрен үзләштерәләр, Коръән укырга өйрәнәләр.
Райондашларыбыз Аллаһы Тәгалә ризалыгына өмет итеп чалдырган корбан итләреннән аларга кайнар аш әзерләнә. Кабуллардан булсын!
Мәктәпләрдә уку башлангач, түгәрәк дүшәмбе - җомга көннәрендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Дин сабаклары алырга теләүче балалар, аларның ата-аналары район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәткә 8-937-283-46-80 кәрәзле элемтә номерына шалтырата ала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X