Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Милли хәзинәләрне барлаганда

"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"ның бер төркем укучылары Казан шәһәрендә, "Милли хәзинә" дип аталган, Идел буе яшьләр милли иҗат бәйге-фестивалендә булып кайттылар. Әлеге бәйге-фестиваль Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм сәнгать институты базасында, ТР Министрлар кабинеты һәм ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, 3 нче...

"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"ның бер төркем укучылары Казан шәһәрендә, "Милли хәзинә" дип аталган, Идел буе яшьләр милли иҗат бәйге-фестивалендә булып кайттылар.
Әлеге бәйге-фестиваль Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм сәнгать институты базасында, ТР Министрлар кабинеты һәм ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, 3 нче тапкыр уздырылды.
Узган елларда фестивальдә Идел буе төбәкләрендәге педагогик вузларда белем алучы студентлар гына катнашкан булса, быел махсус урта белем бирү уку йортлары һәм мәктәп укучыларына да бәйгедә үзләрен сынап карау мөмкинлеге тудырылган иде. Бәйге төрле милләт һәм диндәге студентлар, укучылар арасында толерантлык культурасын үстерүне, яшь буында үз Ватанына, кабатланмас мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә сакчыл караш тәрбияләүне күз алдында тотып оештырыла. "Милли хәзинә" фестивале Россия территориясендә яшәүче халыкларның иҗатын популярлаштыру, халыкара элемтәләр һәм хезмәттәшлекне ныгыту, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү максатын куя.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 18 май, 2012 38 (9683) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев