Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Министр уку елы тәмамлану белән котлады

Бу көннәрдә Татарстан мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре үтте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның уку елы тәмамлану уңаеннан котлау җиткерде. - Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Чираттагы уку елы да ахырга якынлашты. Кемдер өчен ул вакыйгаларга бай, кемдер өчен авыр, кемдер өчен онытылмаслык...

Бу көннәрдә Татарстан мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре үтте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның уку елы тәмамлану уңаеннан котлау җиткерде.
- Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Чираттагы уку елы да ахырга якынлашты. Кемдер өчен ул вакыйгаларга бай, кемдер өчен авыр, кемдер өчен онытылмаслык булды. Республикабызның 17 меңнән артык укучысы өчен быел соңгы кыңгырау чыңлыячак. Сезнең һәрберегез алдында беренче җаваплы адым - үзегезнең һөнәри юлыгызны сайлау тора.
Сайлаган юлыгызның ныклап уйланылган булуын телим. Үзегезгә ышаныгыз, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез һәм куелган максатыгызга ныклы адымнар белән атлагыз. Сез яшь, яңа идеяләргә һәм аларны тормышка ашыру өчен көч һәм энергиягә бай.
Алда - дәүләт имтиханнары. Бөтен көчегезне куеп имтиханнарны уңышлы тапшырырсыз дип ышанам. Сезнең мәктәптә ирешкән уңышларыгыз һичшиксез укытучыларыгызның тырышлыгы. Шуңа да аерым рәхмәт сүзләрен сезгә белем баскычларын яуларга ярдәм иткән, иң мөһим кешелеклелек сыйфатларына - игелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык һәм гаделлеккә өйрәтүче укытучыларга җиткерәсем килә. Сезнең риясыз һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республикабызда белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән горурлана алабыз. Киләчәктә укучыларыгызның уңышлары Татарстаныбызга гына түгел, чит җирләргә дә танылачагына һичшиксез ышанам!
Хөрмәтле әти-әниләр, уку елы дәвамында сезнең балаларыгыз янында булуыгызны, һәрчак ярдәм итеп торуыгызны беләм. Алар сезнең өметне акласын, бәхетле булсыннар иде.
Сезгә киләчәктә уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телим! - диелә министрның котлавында.
http:// intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев