Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

МӘКТӘП ХӘБӘРЛӘРЕ:Иминлек дәресләре

19 март көнне мәктәбебездә Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль идарәсенең Актаныш районының профилактика бүлеге җитәкчесе Лена апа Фазлыева белән очрашу үткәрелде.

                                       Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркем әгъзалары арасында  командаларга бүлеп педагог-оештыручы Розалия Җәмилова юл йөрү кагыйдәләренә багышланган викторина үткәрде. Бу викторинада үзебезнең юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләрен белү буенча белемнәрне сынадык, кроссворд чиштек һәм пазл җыйдык. 


                                       Соңыннан, Лена Мөзәят кызы чарага нәтиҗә ясады һәм викторинада катнашкан командаларга истәлек бүләкләрен таратты. Ул укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлда йөргәндә сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген аңлатты. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тирән мәгънәле видеолар карадык. 
                                       Бу чара, бигрәктә, язгы каникуллар алдыннан оештырылуы белән укучылар өчен файдалы булды. Барча кешеләр һәм балалар юлларда исән-имин йөрсеннәр!

 Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 
4нче сыйныф укучысы  Шәйдуллина Назлыгөл

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгариф Мәгариф яңалыклары Мәгърифәт Район сулышы Район яңалыклары Мәгариф хәбәрләре