Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәп һәм мөгаллим

"Яңа заман мәктәбе: мәгарифне модернизацияләү шартларында яңа үсеш форматы" дигән тема астында районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Киңәшмә "Яңа гасыр" телевидениесенең "7 дней" тапшыруыннан Бөекбританиянең Уэльс утравы-административ-сәяси өлеше башкаласы Кардифф шәһәре, анда яшәүчеләрнең туган телләре - валий теле өчен көрәше, аның кайчандыр кухня теленә генә әйләнгән булуы, әмма,...

"Яңа заман мәктәбе: мәгарифне модернизацияләү шартларында яңа үсеш форматы" дигән тема астында районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды.
Киңәшмә "Яңа гасыр" телевидениесенең "7 дней" тапшыруыннан Бөекбританиянең Уэльс утравы-административ-сәяси өлеше башкаласы Кардифф шәһәре, анда яшәүчеләрнең туган телләре - валий теле өчен көрәше, аның кайчандыр кухня теленә генә әйләнгән булуы, әмма, халкы, энтузиастлар тырышлыгы, массакүләм-мәгълүмат чаралары аша бүген икенче дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алуы хакындагы сюжетны караудан башланып китте. Чынлап та, әлеге проблема безнең татар теле, татар халкы өчен дә гаять яхшы таныш.


Актаныш районында мәгариф тармагы: ирешелгән уңышлар, хәл итәсе мәсьәләләр
Киңәшмәдә төп чыгышны район мәгариф идарәсе җитәкчесе В.Салихов ясады. Бүгенге мәгариф тармагында тәкъдим ителүче грантлар, аларга безнең районнан дәгъва кылучы укытучылар, шул исәптән, 2011 елның сентябреннән бирле эшләүче "Алгарыш" грантына ия булып, быел Англиядә курслар үтеп кайткан 8 укытучы хакында мәгълүмат бирде. "Диннәр тарихы", "Әхлак дәресләре" бу уку елы башыннан гамәлгә кереп китәчәк фәннәр булып тора. Ата-аналар күңелендә төрле сораулар кайнавын, шик-шөбһәләрне искә алып, Васил Максут улы: "Әхлаклы бала кылган гамәлләре өчен дә, киләчәге өчен дә үзен җаваплы тоя белгән бала ул", -дип бәяләде, шуңа бәйләп, БДИ һәм ГИА (дәүләт йомгаклау аттестациясе) нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. 2009 елда Актаныш районыннан 32 бала мәктәпне тәмамлау турында аттестат ала алмаган булса, 2012 елда андыйлар саны 2 булган.
"Быел, озак киңәшләшүләрдән соң, мәктәпләрдә оптимальләштерү үткәрмәскә, дигән фикергә килдек. Безнең эшләргә мөмкинлегебез бар",- дип белдерде Васил Максут улы. Әлеге сүзләр бик күпләрнең күңеленә хуш килгәндер, мөгаен.
Шулай ук, район мәгариф идарәсе җитәкчесе үз чыгышында мәктәпләрне төзекләндерү, Актанышның 1 нче урта, Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәпләре, Актаныш гуманитар гимназиясендә үткәрелгән капиталь ремонт, "Һәркем йөри алырлык мохит" ("Доступная среда") федераль программасы нигезендә Актанышның 1нче мәктәбендә булдырылган уңайлыклар хакында сөйләде.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 31 август, 2012 68 (9713) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев