Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәпкә җыена башлыйбыз

Чираттагы сишәмбе брифингы уку елына әзерлек, “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясен оештыруга багышланды.

Җәйге каникулларның ике ае узып та китте. Башка елларны бу вакытта инде әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерли башлаганнар иде. Быел исә күңелдә икеле-микеле уйлар. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, мәктәпләрдә укулар тагын өйдән генә булмасмы дигән борчулар күңелгә тынгы бирми. Әле бит мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк балалар бар. Алар түземсезлек белән 1 нче сентябрьне көтә. 

 

Әлеге акция хакында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәева аңлатма бирде:

-“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” хәйрия акциясе республикада 2007 елдан бирле уздырыла. Ул тормышта авыр хәлдә калган аз керемле, күп балалы гаиләләрне яңа уку елына әзерләүдә ярдәм итү максатыннан оештырыла. Безнең районда быел 323 бала беренче сыйныфка укырга керә. Алар арасында да аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бар. Ә һәрбер бала беренче тапкыр мәктәп бусагасына аяк басканда үзен кирәкле кеше һәм бәхетле итеп хис итәргә тиеш. Аның үз-үзенә ышанычсы да, дөньяга карашы да шул вакытта гына формалаша ала.

Ә бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләү җиңелләрдән түгел. Ул аеруча күп балалы гаиләләргә нык сиздерә. Шул уңайдан әлеге акция кысаларында беренче сыйныфка баручыларга гына түгел, ә 2 сыйныфтан алып, 11 сыйныфка тикле булган, ярдәмгә мохтаҗ һәр балага ярдәм итү күздлә тотыла. Шуңа күрә оешма-предприяте җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне әлеге акциядә актив катнашырга чакырам. Балалар язмышына беребез дә битараф булмасак иде. Акция 30 августка тикле дәвам итә.

-Ата-аналарны да, укучыларны да 1 сентябрьдән мәктәпләрдә укулар булырмы дигән сорау борчый.

-Укуларның нинди форматта буласы 20 августта гына билгеле булчак. Нинди генә форматта эшләсәк тә, Роспотребнадзорның методик күрсәтмәсе нигезендә эшләргә тиеш булабыз. Ул безне рамкаларга кертә һәм балаларның иминлеген сакларга мәҗбүр итә. Ничек кенә булмасын, без гел дистанцион форматта гына укыта алмаячакбыз. Мәктәп, укытучы белән аралашуны бернинди дистанцион укыту да алмаштыра алмый. Шулай булгач, без яхшыга өметләнәбез.

Укучыларны беренче сыйныфка кабул итү тәртипләре белән Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Резеда Фәйзрахманова таныштырды:

-Балаларны беренче сыйныфка кабул итү буенча махсус таләпләр бар. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2020 елның 3 февралендә гамәлгә кергән карары нигезендә укучыларны мәктәпкә кабул итүдәге таләпләргә  үзгәрешләр керде. Хәзер балага апасы яисә абыйсы укыган мәктәптә уку  хокукы бирелде. Баланы мәктәпкә кабул итү буенча тагын бер таләп, бала укыйсы мәктәп аның яшәү территориясенә урнашкан булырга тиеш. Безнең мәктәп территориясенә 57 нче бистәдә урнашкан урамнар керә. Баласы укырга керәсе әти-әнидән гаризалар 1 февральдән алып, 30 июньгә тикле кабул ителде. 1 июльдән 5 сентябрьгә тикле яшәү урыны мәктәп территориясенә карамаган  әти-әниләрдән гаризалар кабул ителә. Әгәр дә класс комплектлаштырылса, гаризалар кире кагыла. Безгә 26 әти-әнидән гариза керде. Шул рәвешле безнең класс комплектлаштырылды.

Рәйлә Гыйздәтуллина, Актанышның 1 нче мәктәбе директоры:

-Быел безнең мәктәпкә беренче сыйныфка укырга теләк белдереп, 71 гариза керде. Өч класс комплект булачак. Әле тагын берничә укучыны алу мөмкинлеге бар. Ә 10 сыйныфта технологик юнәлештәге бер класс комплект булачак. Анда математика, физика, информатика фәннәре буенча сәгатьләр артыграк укытылачак.

Илшат Вахитов, Актанышның 2 нче мәктәбе директоры:

-Безнең мәктәпкә быел беренче сыйныфка укырга керергә 87 гариза керде. Дүрт класс комплект булачак. Ә 10нчы –профиль сыйныфта химия-биология –математика юнәлешләренә өстенлек биреләчәк.

Илсур Ялалов, кадет мәктәбе директоры:

-Безнең мәктәпкә укучылар тест биреп, шуның нәтиҗәләре буенча кабул ителәләр. Укучылар 45 минут дәвамында математика, рус теленнән биремнәр эшлиләр һәм психологик сорауларга җавап бирәләр. Көнендә үк нәтиҗәсен хәбәр итәбез. Мәктәпкә кабул итү 5 нче сыйныфтан башлана. Һәм ул ике этаптан тора. Беренче этабы 2 июль көнне үтте. Икенче этабы 4 августта була. Теләге булганнар бу көнне килеп тест эшли алалар. 5нче сыйныфка 30га якын гариза килде, шуның 17 се кабул ителде. Әле тагын 3-4 урын бар.6 сыйныфта урын юк, 7-8 сыйныфка әле кабул итә алабыз.

Ландыш Шәмсунова, технология техникумы директоры:

-Соңгы елларда Актаныш технология техникумының матди-техник базасын ныгытылып, студентларга ныклы белем алу мөмкинлекләре тудырылды. Алдагы уку елына җиде төрле һөнәр буенча укучыларны кабул итәбез. Алар: тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы һәм көйләүче, авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, хисапчылар, кондитерлар, һәм яңалык буларак, ветеринария белгечләре әзерли башлыйбыз. Ветеринария белгечлеге үзләштерүчеләрне җиңел машина йөртүгә таныклык алуга да укытачакбыз.

Безнең уку йорты Казан дәүләт аграр университеты һәм ветеринария университеты белән тыгыз элемтәдә тора. Ике арада килешү дә төзелгән. Ягъни, техникумны уңышлы тәмамлаган студентлар, тест кына узып,  укуларын әлеге уку йортларының 3 курсында  дәвам итә алалар. Узган ел сигез студент шул рәвешле укырга керде. Быел ун студент көчен сынады. Һәм алар укырга керделәр булып тора.

Кызыксындырган мәгълүматларны әлеге уку йортларының сайтларыннан табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев