Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлады (+ФОТОЛАР)

1сентябрь иртән үк чәчәк бәйләмнәре күтәргән, яңа, үтүкләнгән мәктәп формалары кигән укучылар мәктәпләргә агылды. Алар өчен уку елы башлануын хәбәр итеп беренче кыңгырау чыңлады. Районның барлык мәктәпләре тулы әзерлектә үз укучыларын каршы алды. Мәктәп бусагасын быел барлыгы 3342 бала атлап керде. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе быелгы уку елын...

1сентябрь иртән үк чәчәк бәйләмнәре күтәргән, яңа, үтүкләнгән мәктәп формалары кигән укучылар мәктәпләргә агылды. Алар өчен уку елы башлануын хәбәр итеп беренче кыңгырау чыңлады. Районның барлык мәктәпләре тулы әзерлектә үз укучыларын каршы алды. Мәктәп бусагасын быел барлыгы 3342 бала атлап керде.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе быелгы уку елын 17 укытучы һәм 79 укучы белән башлап җибәрде. Шулар арасыннан 9ы беренчеләр.
Белем бәйрәме белән укучыларны мәктәп директоры Алмаз Рахманов, җирлек башлыгы Рәдис Мирзануров, авыл имамы Шәфик Хабибуллиннар тәбрик итте, алар укучыларга "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында уку әсбаплары тапшырды. Беренче сыйныфка баручылар шулай ук "Таң" хуҗалыгыннан да бүләкләр кабул итеп алды.
Такталачык мәктәбендә шушы җирлек балаларыннан тыш Чалманарат, Мәсәде җирлекләреннән дә укучылар белем ала. Беренче сыйныфка керүче укучылар арасында да бар иде күрше авыллар. Гәрәй авылыннан белем алырга килгән Гөлия Әсләмовага "Наратлы" хуҗалыгы исеменнән конверт тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев