Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерә(+БЕЗНЕҢ ШӘП ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов җитәкчелегендә махсус комиссия һәм "Актаныш-информ" журналистлары иртүк Хәсән Заманов исемендәге Кадет мәктәп-интернаты, Яңа Әлем мәктәбендә булдылар. Комиссия үз эшен көн дәвамында башкарачак. Белем учакларында тулы көченә, яңа 2022-2023 уку елына әзерлек эшләре бара.

                                                  Бу иң беренче чиратта, мәктәп һәм аның эчендә урнашкан сыйныф  бүлмәләрен ремонтлауны күз уңында тота. Комиссия нигездә балаларның hәм укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче барлык шартларны карап, өйрәнеп чыга.

                                                 Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче норматив документларга, янгын hәм электр куркынычсызлыгына , антитеррор, санитария гигиена шартларының, хезмәтне саклау hәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә аеруча игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев