Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәпнең һәр көне үзенчәлекле

Безнең мәктәптә укулар бик күңелле үтә. Төрледән-төрле чаралар уздырылып тора. Һәр атнада диярлек бер фән атналыгы була. Алар фәнгә карата кызыксыну хисләре уята. Рус теле атналыгы да бик оешкан төстә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Садертдинова җитәкчелегендә узды. Атналыкның һәр көне аерым темага багышланды. Һәрбер укучы рус әдәбиятыннан укыган...

Безнең мәктәптә укулар бик күңелле үтә. Төрледән-төрле чаралар уздырылып тора. Һәр атнада диярлек бер фән атналыгы була. Алар фәнгә карата кызыксыну хисләре уята. Рус теле атналыгы да бик оешкан төстә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Садертдинова җитәкчелегендә узды.
Атналыкның һәр көне аерым темага багышланды. Һәрбер укучы рус әдәбиятыннан укыган бер әсәргә иллюстрация ясарга тиеш иде. Бу бәйгедән берәү дә читтә калмады. Яратып укыган әсәргә карата ясалган рәсемнәр күңелгә якынрак та була икән. Икенче көнне иншалар бәйгесе булды. Укучылар "Будьте бдительными на льду" дигән темага инша язып килделәр.
Атналыкның өченче көнендә 5-9 нчы сыйныф укучылары бәйгедә көч сынаштылар. Ярыш "Умники и умницы" дип аталды. Ике командага да төрле сораулар бирелде, табышмакларга җавап таптылар. Һәрбер ярышның да җиңүчесе һәм җиңелүчесе була. Ләкин оттыручылар да күңел төшенкелегенә бирелмәделәр.
Дүртенче көнне укучылар ирекле темага шигырь яздылар. Һәр укучының шигыре үзенчәлекле, күңелгә үтеп керерлек итеп язылган иде. Бишенче көн -"День литературы". Бу чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар мәктәптә укылган рус әсәрләре буенча белемнәрен сынадылар һәм сорауларга җавап таптылар.
"День выразительного чтения" дип аталган көнне укучылар сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр.
Соңгы көнне барлык чараларга да нәтиҗә чыгарылды. Һәр укучының да йөзе шат, елмаюлы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев